tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарада “Бүгенге көндә татар матбугаты эшчәнлеге” темасына түгәрәк өстәл узды
Кукмарада “Бүгенге көндә татар матбугаты эшчәнлеге” темасына түгәрәк өстәл узды

Кукмарада “Бүгенге көндә татар матбугаты эшчәнлеге” темасына түгәрәк өстәл узды

Бөтенроссия татар журналистлары форумы катнашучыларының Кукмара районына сәяхәте “Бүгенге көндә татар матбугаты эшчәнлеге” темасына түгәрәк өстәл белән тәмамланды. Катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева сәламләде.

-Бөтенроссия татар журналистлары форумы безгә уртак эшебезне тагын да камилләштерергә, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә, – дип ассызыклады ул.

Бүгенге көндә социаль челтәрләр мәгълүмат белән уртаклашуның уңайлы һәм популяр формасына әйләнде. Россия төбәкләреннән килгән журналистлар укучыларның игътибарын җәлеп итү серләрен белүчеләр – Кукмара районының блогерлары белән очрашты.

Төрле социаль челтәрләрдә меңләгән аудиториянең игътибарын яулап алган блогерлар – гади тормышта үз һөнәре, гаиләсе булган кешеләр.

-Блог үземнең энергиямне файдалы итеп сарыф итү мөмкинлеге бирә, – дип уртаклаша алар.

Кунакларны Вахит авылында яшәүче, алдынгы хуҗалыкларның берсендә сыер савучы булып эшләүче Тәнзилә Идиятуллинаның блогы кызыксындырды. Тәнзилә ханым үз видеоязмаларында гади авыл тормыш хакында сөйли.

– Кеше авыл тормышын карарга ярата. Мин аш-су пешерү рецептлары белән дә уртаклашам, эш урынымнан да төрле видеолар төшерәм. Сыер савучының көнкүрешен, аның хезмәтен, авыл тормышын күрсәтәм. Блогер булу эшен олы кызым белән бергә башлап җибәрдек. Ул язылучылар санын арттыруда да миңа ярдәм итте, – ди ул.

Блогер Фагыйлә Шакирова да аудиторияне җәлеп итү серләре белән уртаклашты.

– Популяр контентның сере – бер урында туктап тормау. Өйдән чыгып, үзенчәлекле сюжетлар, кызыклы кешеләр эзләргә кирәк. Әгәр дә син көчле журналист яки блогер икән, сине тәнкыйтьләүче күп булыр, ләкин һәрвакыт яңа темалар эзләүдә булу кирәк, – дип сөйли ул.

Түгәрәк өстәл укучыларны җәлеп итү, популяр һәм актуаль контент ясау, заманча технологияләр белән эш итү хакында фикер уртаклашу белән дәвам итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*