tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарада «Герой әтисе» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды
Кукмарада «Герой әтисе» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды

Кукмарада «Герой әтисе» дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды

Кукмара район Мәдәният йортында «Герой әтисе» дип аталган республикакүләм күчмә күргәзмә тәкъдим ителде. Әлеге фотокүргәзмә «Геройларның әниләре» проектының дәвамы булып тора. Анда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан махсус хәрби операция зонасында катнашучы каһарман ир-егетләрнең әтиләре урын алган.

Күргәзмәне ачу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, мәктәп укучылары, волонтерлар, Герой егетләрнең якыннары һәм райондашлар катнашты.

«Әлеге проектның тәрбияви әһәмияте бик зур. Илне саклап, аның иминлеге өчен көрәшкән батыр егетләрне онытырга безнең хакыбыз юк. Белем йортларында хәрби юнәлешкә, Геройлар үрнәгендә яшь буынны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Патриотик берләшмәләргә, яшъармиячеләргә аеруча зур теләктәшлек күрсәтәчәкбез. Махсус хәрби операциядә катнашучылар, батырларча һәлак булган Геройлар, аларның гаиләләре, якыннары да игътибардан читтә калмый», — диде район башлыгы Сергей Димитриев.

40тан артык портрет арасында Герой якташларның әтиләре — Кәшәпов Илсур Шәрәфи улы, Измайлов Марат Илгизәр улы да бар. Илмир Кәшәпов белән Айнур Измайлов икесе дә һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнәләр.

«Бердәм Россия» проекты кысаларында район Мәдәният йортында узучы «Герой әтисе» фотокүргәзмәсе белән 23 мартка кадәр 8.00-17.00 сәгатьләрдә таныша аласыз. Керү ирекле.

Алсу Сәләхетдинова

Чыганак: https://kukmor-rt.ru 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*