Акция кысаларында җыелган акчалар махсус хәрби операция, хәрби хәрәкәт ветераннарына югары технологик протезлар, заманча коляскалар, кыйммәтле медикаментлар сатып алырга, операцияләргә, тернәкләндерү курсларына түләнергә тотылачак.
Кукмараның «Көмеш яшь» волонтерлары «Кызыл канәфер» акциясендә өченче ел катнаша. Быел алар, республикада иң беренчеләрдән булып, «Беренчеләр хәрәкәте» белән берлектә әлеге акцияне башлап җибәрде.
«Узган елның беренче көнендә үк без 300 канәфернең 100ен саттык. «Буыннар хәтере» фондына 60 мең сумнан артык акча күчердек. 2023 елда республика буенча 17нче урында булсак, узган ел Россиядә 7нче урында идек. Быел 400 кызыл канәфер сатарга ниятлибез. Акция кысаларында җыелган акчалар махсус хәрби операция, хәрби хәрәкәт ветераннарына югары технологик протезлар, заманча коляскалар, кыйммәтле медикаментлар сатып алырга, операцияләргә, тернәкләндерү курсларына түләнергә тотылачак», — ди «Көмеш яшь» волонтерлары берләшмәсе җитәкчесе Нурия Закирова.
Лилия Нургалиева
Чыганак: https://kukmor-rt.ru