Кукмарада традицион район башлыгы ярдәме белән ифтар мәҗлесе үткәрелде.
Анда район башлыгы Сергей Димитриев, районның имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев чыгыш ясады. Ифтар ашына имамнар, районның төрле өлкәдә әйдәп баручылары, эшмәкәрләр һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның якыннары чакырылган иде.
Чыгышы вакытында район башлыгы махсус хәрби операция темасына тукталды. Ул һәлак булганнарның әти-әниләренә, хатыннарына һәм туганнарына рәхмәтен белдерде. Шулай ук бу авыр вакытта бердәм булырга чакырды.
Чыганак: kukmor-rt.ru