tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарада «Татар малае-2021» бәйгесенең җиңүчесе билгеле
Кукмарада «Татар малае-2021» бәйгесенең җиңүчесе билгеле

Кукмарада «Татар малае-2021» бәйгесенең җиңүчесе билгеле

Бүген Кукмараның музыка мәктәбендә «Татар малае-2021» бәйгесенә йомгак ясалды. Районның төрле балалар бакчаларыннан килгән сабыйларны туплап, бер сәхнәгә җыю өчен мәгариф идарәсе, «Ак калфак» оешмасы, тәрбиячеләр һәм әти-әниләр зур тырышлык, хезмәт куйганнар. Әлеге чарада оешма җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина, музыка мәктәбе җитәкчесе Эльвира Фәсхетдинова, «Ак калфак» оешмасы әгъзасы Нурия Закирова һәм башкалар катнашты.

Биш малай үзе, нәселе һәм шәҗәрәләре белән таныштырдылар, исемнәренең мәгънәләрен аңлаттылар, шөреп боргыч белән тактага ике шөреп керттеләр, сәхнәне кирәкле җиһазлар, атрибутика белән бизәп, милли киемнәрдән татар халкының йолаларын күрсәттеләр. Чыгышлар музыка, экрандагы фотолар һәм презентация, җыр, биюләр белән үрелеп барылды.

Җырларга, биергә оста, «Гөрләвек» балалар бакчасында тәрбияләнүче Илдан Низамиев бәйгенең җиңүчесе дип танылды. Аңа ярдәмгә килгән иптәшләре белән «Тула басу» йоласын сәхнәләштерделәр. Шул мохитне чагылдыру өчен, алар сарык йонына кадәр алып килгәннәр иде!

Рәсүл Гороховның (Зур Сәрдек) исем кушканда азан әйтүе, Рүзәл Сәфәргалиевның («Салават күпере») «Орлык чыгару» йоласында дога кылуы яшь буынның дини, дөрес тәрбия алуын дәлилли, бу зур хөрмәткә лаек.

«Һәр катнашучы да әлеге бәйгегә бик яхшы әзерләнгән, афәрин. Авыл һәм шәһәр балалар бакчаларының да әзерлекләре бертигез, югары дәрәҗәдә. Зур хезмәт куйган тәрбиячеләргә, әти-әниләргә һәм сабыйларга бик зур рәхмәт. Һәммәгез дә гореф-гадәтләрне, йолаларны белүегезне, саф татар, әдәби телдә матур итеп сөйләшә алуыгызны күрсәттегез. Без моңа сөенеп, сокланып карап утырдык. Кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләнгән, үз ана телендә сөйләшүче, нәселен, милли гореф-гадәтләрне белүче  балалар – татар халкының якты киләчәге», – диде Зөмәрә Нихәт кызы, бәйгегә нәтиҗә ясап.

Купка балалар бакчасыннан Илназ Дәүләтшин белән Сазтамактан Арсен Кондрашиннар аулак өйне йоласына туры китереп сурәтләделәр: дуслары белән бергәләп төрле уеннар уйнадылар, җырладылар, биеделәр. Кыскасы, яшь егет-кызларның аулак өйдә күңелле итеп ял итүләрен тамашачыга тәкъдим иттеләр.

«Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең  «Орлык чыгару» йоласын сәхнәләштергәндә басуда яңгыр сорап дога кылулары, орлык белән бергә туфракка йомырка ташлаулары, аны кире кәрзингә җыюлары, бергәләшеп табын корып, ипидән авыз итүләре әлеге мохиткә алып кереп китте. Рүзәл Сәфәргалиевның: «Хәерле яңгырлар булсын, еллар тыныч булсын, йомырка кебек түгәрәк булсын!» – дигән теләгеннән соң, үзеннән-үзе «Әмин» дип әйтәсе килә.

Жюри әгъзаларының үзара киңәшләшеп, җиңүчене билгеләгән арада залдагы  нәни тамашачылар бер дә боегырга ашыкмады. Алар тәрбиячеләре белән бергәләп «Туган тел» җырын башкардылар.

Чыннан да, һәр малай бик уңган, үз ана телен, йолаларны белүләрен, гаиләдә һәм балалар бакчасында тиешле тәрбия алуларын исбатлап күрсәттеләр.

Әлеге эчтәлекле бәйгедән үземә күпме рухи байлык, яхшы кәеф тупладым мин.

«Татар малае-2021» – Илдан Низамиев («Гөрләвек»),
«Иң милләтпәрвәр малай» – Рүзәл Сәфәргалиев («Салават күпере»),
«Иң уңган малай» – Рәсүл Горохов (Зур Сәрдек),
«Иң сәләтле малай» – Арсен Кондрашин (Сазтамак),
«Иң сәләтле малай» – Илназ Дәүләтшин (Купка).

Һәр катнашучыга төрле номинацияләр буенча диплом, истәлек бүләге – түбәтәй, китап тапшырылды.

kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*