tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарада «Йолдызлык» балалар бакчасында каз өмәсе бәйрәме булды
Кукмарада «Йолдызлык» балалар бакчасында каз өмәсе бәйрәме булды

Кукмарада «Йолдызлык» балалар бакчасында каз өмәсе бәйрәме булды

Биредә татар халкының милли хәзинәсе булган «Каз өмәсе» йоласы балалар тарафыннан матур итеп күрсәтелде.

Районыбызда эшләп килә торган “Ак калфак” берләшмәсенең чираттагы очрашуы “Йолдызлык” балалар бакчасында булды. Биредә татар халкының милли хәзинәсе булган “Каз өмәсе” йоласы балалар тарафыннан матур итеп күрсәтелде.

Бәйрәмне бакча хезмәткәре Ләйсән Ринад кызы башлап җибәрде. Татар киемнәре кигән кызлар күрше әбисенә каз йолкырга керделәр, бик оста итеп йолкыдылар, аннан су буена юарга төштеләр, алар янына, әлбәттә, егетләр (матур татар киемнәреннән) кушылды. Үзенең гармунын уйнатып,  бабай Нияз Рафис улы(хезмәткәр ) да килде, егет һәм кызларны биетте, татар халкының милли уеннарын уйнадылар.

Тәрбияче Ләйлә Әхмәдулла кызы бу күренешләрне театральләштереп,  балаларга шушы гореф-гадәтләрне саклап калырга кирәклеген аңлатканлыгы аларның чын күңелдән дөрес итеп уйнауларыннан чагыла. Гомумән, Зөһрә Хәлил кызы Зиннәтуллина җитәкләгән бакча коллективы балаларны татар телендә сөйләшүләренә, үзенең милләтен, аның гореф-гадәтләрен саклап калу өчен бердәм зур эш башкаралар.

Бинаның бик уңайлы матур урынында татар өе күренешен тасвирлап ясап куюлары, һәрбер баланың татарча исәнләшүләре, татарча сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре моның ачык мисалы. Соңыннан тәрбияче Гөлназ Хаммат кызы җитәкчелегендә коймак майларга каз канаты ясау буенча мастер класс күрсәтте.

«Йолдызлык» балалар бакчасында каз өмәсе бәйрәме булды

Чыганак: kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*