tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарада «Җомга марафоны» узды
Кукмарада «Җомга марафоны» узды

Кукмарада «Җомга марафоны» узды

«Терәк-Опора» иҗтимагый файдалы хәйрия фонды директоры Илназ Гыйлемханов сүзләренә караганда, әлеге проектның төп максаты — татар телен һәм ислам динен саклау, үстерү.

«Соңгы елларда республикабызда татар телен саклау, аны заманча проектлар белән киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү, ана телебезне төрле буын вәкилләренә, төрле социаль катлауларга яраклы рәвештә көндәлек тормышта куллануны тәэмин итү юнәлешендә зур эшчәнлек алып барыла, — диде Илназ Рафис улы. — Татар милләтен инде ничә гасырлар дәвамында ана телебез белән бергә динебез дә саклап килә. “Терәк-Опора” иҗтимагый файдалы хәйрия фонды да үз эшчәнлегендә дини оешмалар, татар телле имамнар, шәкертләр, гомумән, мөселман кардәшләребез белән актив эш алып бара. Республикабыз районнарында яшәгән халкыбызга, күренекле дин белгечләре, имамнар тарафыннан татар телендә аңлаешлы вәгазьләр сөйләү, мөнәҗәтләр башкару, төрле яшьтәге милләттәшләребезне дин һәм тел берлегенә тарту өчен, “Җомга марафоны” дип аталган проект тәкъдим итәбез. Әлеге проект атна саен республикабызның бер районында Мәдәният йортында халыкны җыеп, танылган имам, дин галимнәре тарафыннан татар телендә актуаль вәгазь уку, мөнәҗәтләр башкару, халыкның сорауларына җавап бирү, ул чараның видео форматын социаль челтәрләр аша киң җәмәгатьчелеккә таратуны күздә тота».

Район Мәдәният йортында узган “Җомга марафоны«нда Казанның «Габдерәхим Утыз-Имәни» мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин бик үтемле, күңелләргә үтеп керерлек вәгазь сөйләде, Динар Шәймарданов мөнәҗәтләр башкарды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айгөл Әхмәтшина район башлыгы Сергей Димитриев исеменнән проектны оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде. Районның имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев чараның күркәм узуын билгеләп үтте, тыныч-имин тормышлар теләде. «Ниниди ел фасылы булуга карамастан, безнең күңелебездә иманга урын бар һәм ул кимеми. Мондый чаралар дәвамлы булсын», — диде ул.

Чыгышлар соңында динебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, татар халкының мәдәниятен саклау, үсеп килүче яшь буында милли телне формалаштыру һәм хәйрия эшчәнлегендә актив катнашкан райондашларга Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Чыганак: kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*