“Ак калфак” оешмасының барлык эшчәнлеге телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне, милли традицияләребезне саклауга һәм яшәтүгә, үз ягыбызның оста куллы һөнәрчеләренең матур хезмәт үрнәкләрен башка якларга да танытуга, балаларга да кече яшьтән иң матур яшәү үрнәкләрен күрсәтүгә, мәдәни һәм рухи тәрбия бирүгә юнәлдерелгән. Ел буена төрле категория тамашачы өчен оештырылган бик күп чаралар барысы да – бу максатыбызга хезмәт итәләр.
Январь аенда Кукмара ягын данлап торган итекчелек һөнәренә багышланган Итек бәйрәмендә безнең оешма махсус чыгыш тәкъдим итте – Кукмара авторлары Х.Мостафин, И.Зариповлар иҗат иткән “Кукмара итекләре” җырына хореографик композиция күрсәтелде.
Февраль аенда “Авылларыбыз тарихы” циклыннан беренче кичә Чишмәбаш авылы тарихы буенча уздырылды. Мәчет тарихына багышланган видеоязма, тарихны чагылдырган презентация күрсәтелде һәм халык авыз иҗаты, музыкаль әсәрләр яңгырады.
Зур Сәрдек авылы китапханәсендә балалар өчен, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган “Батырлык дәресе” уздырылды.
Март аенда уку йортларында укучы студентлар һәм авыл халкы белән “Исәнме, Туган як!” дигән очрашу кичәсе оештырылды.
Март аенда шулай ук, “Авылларыбыз тарихы” циклыннан “Без – Купкалар” дигән музыкаль – тарихи очрашу кичәсе уздырылды. Купка авылы тарихына багышланган презентация, кунакларның чыгышлары – авыл тарихына бик күп ачышлар кертте.
Апрель аенда Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган “Сөй гомерне, сөй халыкны” әдәби музыкаль искә алу кичәсе уздырылды. Бу кичәдә Г. Тукайның бик күп шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады, шагыйрьнең гомер һәм иҗат юлына багышланган презентация күрсәтелде.
Апрельдә уздырылган “Туган ягым – һөнәрчеләр иле” кичәсе тулысы белән төрле һөнәр осталарына багышланды. Буыннар чылбыры өзелмичә, ата-бабадан килгән һөнәрләрнең һаман да яшәве – халкыбыз тормышында муллык булуның сәбәпчесе.
Май аенда “Ак калфак” оешмасы махсус агитбригада программасы белән , “Игенче” хуҗалыгының барлык терлекчелек комплексларында да чыгыш ясап чыкты. Хезмәтләрендә алдынгылыкка ирешкән терлекчеләр өчен музыкаль чыгышлар ясалды. Авыр хезмәттәге кешеләргә бераз гына булса да ял сәгатьләре тәкъдим ителде. Хуҗалык җитәкчеләре табигатьтә табын корып, борынгыча казан асып, самавырлар кайнатып, алдынгыларны бүләкләделәр.
20 майда уздырылган “Игенче – ил тоткасы!” чарасы – игенчеләргә багышланган махсус сценарий буенча механизаторлар белән язгы чәчүдән соң табигатьтә оештырылган бәйрәм дә игенчеләребез күңеленә хуш килде.
26-28 майда Екатеринбургта уздырылган Сабан туе бәйрәмендә безнең оешманың үз куллары белән ясаган–теккән, бәйләгән, чиккән экспонатларыннан торган “Күңелем бизәкләре” күргәзмәсе белән катнаштык. Читтә яшәүче милләттәшләребезгә милли бизәкләребезне тамаша кылдырдык. Чигүле кулъяулыклар, түбәтәйләр, калфаклар,баш яулыкларын сатуны да оештырдык. Әрәкәй мәдәният йорты “Сардария”халык фольклор ансамбле җитәкчесе Салават Гобәев белән иҗади хезмәттәшлекне дәвам итеп, ул яктагы татарларның милли бизәк-орнаментларын алып кайттык.
Июнь бшында җирлектәге Сабан туе бәйрәмнәрен уздыру өчен Яулык җыю йоласын ел саен җиренә җиткереп башкарабыз: милли көйләр, халык җырларын тальян һәм баяннарга кушылып җырлап, авыл яшьләре белән бизәлгән атларда бүләк җыябыз.
Сабан туйларыбызда яшь киленнәр чиккән сөлгеләрне батырларга тапшырабыз, бер чиккән сөлге чабышта иң арттан килгән атның муенына салына. Ул, ат читенсенеп калмасын өчен шулай эшләнә. Хезмәт батырларын олылап, “Ак калфак” оешмасының кечкенә әгъзалары – кыз балалар мәйданда махсус хореографик композиция тәкъдим итә.
Язгы һәм көзге чакырылыш вакытларында хәрби хезмәткә китүче егетләрне озату кичәләрен дә “Ак калфак” җәмгыяте оештыра. Бу кичәләрдә сыйныф җитәкчеләре, ветераннар Советы рәисе, авыл җитәкчеләре, сыйныфташлар, туган-тумача, әти-әниләр, авыл яшьләре катнашалар. Китәсе егетләргә кызлар чиккән кулъяулыклар тапшырыла, изге теләкләр әйтелә.“Ак теләкләр, ап-ак юл сиңа!” дип аталган бу чаралар – җирлектә матур традициягә әверелде.
Июль аенда алты йортлы тыкырыктан үсеп таралган авылдашларны җыеп Тыкырык бәйрәме уздырылды. Нәсел агачын барлап, туган-тумачаны җыйган бу чара да – буыннар бәйләнешен саклауда әһәмиятле бер күренеш булды. Тыкырык бәйрәмендә 3-4 буынны берләштергән 75 кеше катнашты.
Июль аенда уздырылган “Авыл кичләре” чаралары өлкәннәрне яшьлегенә кайтарды, ә яшьләрне уен җырлары белән таныштырды.
Август аенда районда уздырылган “Беренче олау” бәйрәменә безнең оешма ат җигеп, капчыклы ашлык төяп, элеккечә “Игенчеләргә дан!” дигән лозунглар белән җырлар җырлап, Кызыл олау булып барды. Ашлык төягән зур йөк машиналары алдыннан барган җигүле атыбыз – барлык райондашларыбызның игътибарын җәлеп итте.
Август аенда уздырылган чараларыбыздан тагын бер үзенчәлеклесе – Самавыр бәйрәме. Авылның биш чишмәсенең суыннан самавырлар кайнатып, 10 төрле рецепт белән чәйләр әзерләнде. Чәй тарихы, чишмәләребез тарихын сөйләп, чишмәләр-сулыклар турындагы җырларыбыз яңгырады. Һәркем чәй һәм җиләк җимеш белән сыйлaнды.
24 хуҗалыклы Кара Елга авылында Кече авыл бәйрәме оештырылды. Бу авылдан үсеп таралганнар әлеге бәйрәмгә кайтып, күрешү шатлыгы кичерделәр. Мәйданда төрле милли уеннар оештырылды, концерт куелды. Авылның иң өлкән һәм иң яшь кешеләренә аталган бүләкләр тапшырылды, Алтын туйларын билгеләп узган парларны җигүле атка утыртып, мәйдан әйләндердек.
Август аенда Зур Сәрдек авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Казаннан һәм районнан килгән җитәкчеләр каршысында “Ак калфак”лылар рәхмәт сүзләре һәм сәламләү композициясе белән чыгыш ясадылар, авыл халкын җыеп, бәйрәм шатлыгы белән уртаклаштылар.
Август аенда Кукмарага Татарстан президенты Р.Миңнеханов килде. Аны каршылау тантанасында һәм Яр буе ял зонасы ачылу тантанасы концертында “Ак калфак” оешмасы зур уңыш белән чыгыш ясады.
Җәй айларында гимназия базасында эшләгән укучылар лагерына йөрүче балалар өчен оешма тарафыннан мәдният йорты музеена экскурсияләр оештырылды, китапханәдә балалар хокуклары буенча видеопрезентация күрсәтелде, фойеда татар халкының җырлы-биюле уеннары өйрәтелде, “Бәхет кошы” көенә (“Птица счастья”) флеш-моб оештырылды.
Сентябрь аеда “Ак калфак” оешмасы бер төркем язучылар һәм авылдашыбыз, Г.Тукай бүләге иясе шагыйрь Газинур Морат белән очрашу кичәсе оештырды. Очрашуда ТР язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шагыйрьләр Рифә Рахман, Ләбиб Лероннар катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Кичәдә хәзерге заман татар шагыйрьләренең шигырьләре яңгырады. Данил Салихов матур җырын бүләк итте. Кунакларыбыз һәрберсе үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар. Альмира Шәймәрданова җитәкчелегендәге “Чәчкә” халык бию ансамблебез чыгышын да тамашачы алкышларга күмде.
Октябрь аенда Өлкәннәр көннәре уңаеннан абыстайлар һәм авыл имамнары белән киңәшеп, һәр коллективның өлкәннәрен чакырып Коръән мәҗлесләре уздыру оештырылды. Җирлеккә кергән биш авылның – Зур Сәрдек, Чишмәбаш, Купка, Аш-Буҗи, Адай авылы клубларында Өлкәннәр көненә багышланган чаралар уздырылды.
Ноябрь аенда “Уңыш бәйрәме”н оештырып, “Уракчы кыз” хореографик композициясе сәхнәгә куелды. Игенчегә мәдхия җырлаган бу чарага барлык игенчеләр чакырылды.
Чишмәбаш авылында ветеран механизаторларның “Икмәк исе” дип исемләнгән очрашу кичәсе булып узды. Бу кичәне оешмабыздан Нурия Галиева әзерләде. Тракторчылар һәм шоферлар бригадасы тарихларына кагылышлы бик күп тарихи истәлекләр яңартылды. Китапханәче Наилә Шакирова – барлык чараларыбызда кулланылган презентацияләребезнең төзүчесе.
Ноябрь аенда, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә багышланган “Туган җирем – изге җирем” бәйрәмендә оешмабыз игенчеләргә мәдхия җырлаган әдәби-музыкаль композицияне һәм халкыбызның милли йоласы булган “Каз өмәсе” фольклор-хореографик композициясен сәхнәгә куйды.Кичәдә, буыннардан күчә килгән игенчелек, терлекчелек тармакларында эшләүче нәсел кешеләре турында сөйләнде, авыл хуҗалыгының һәр тармагының тарихы экраннан яктыртылды.
Зур Сәрдек авыл җирлегенең “Ак калфак” оешмасы киләчәккә яңа планнар белән үз эшен дәвам итә. Халкыбызга хезмәт итүнең бу юнәлешендә киләчәктә безнең алда җитди бурычлар тора-кешеләргә рухи азык һәм тәрбия бирүдә “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеге зур әһәмияткә ия.
Оешма җитәкчесе:
Зур Сәрдек мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәмзия Хөсәенова