tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кукмарадан Сабировлар һәрьяктан үрнәк гаилә
Кукмарадан Сабировлар һәрьяктан үрнәк гаилә

Кукмарадан Сабировлар һәрьяктан үрнәк гаилә

Ачык йөзле, гел елмаеп кына торучы, юмор хисле Рамил Сабировны, 1 гыйнварда 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте димәссең. Үзе егетләр кебек актив, үзе уңган райондашымны Кукмарада белмәүчеләр сирәктер.

43 ел машина йөртүче булып эшләү дәверендә юлда очраган беркемне дә ярдәмсез калдырмый ул, шоферларның барысына да булышырга ашкына. Ник дигәндә, ул техниканың һәр детален биш бармагы кебек бик яхшы белә. Хәтта аның осталыгы турында бер механик хезмәттәше: «Машинаның өч тәгәрмәче генә калса да, Рамил аны рәтләп, кирәкле урынга кадәр барыбер алып барачак», — дип еш кабатлый торган була.

Кеше үзен төрле өлкәдә сынап карап, һөнәр алмаштырса, Рамил Миннәхмәт улы гомере буе яраткан хезмәтеннән аерылмый. Ә анда техникага мәхәббәт каян килгән икән соң? Язмам герое бу соравыма җавапны кыска тотты: «Авыл җирендә машина кирәк бит. Ул вакытта машиналар әз иде. Туган авылым Сазтамакта, аннары Байлангарда 10 сыйныф укып, Кукмарада автомәктәптә белем алганнан соң, шофер булып киттем инде», — диде ул.

Яшь белгеч «Маяк» колхозында бераз эшли дә Калиниград өлкәсенең Черняховск шәһәрендә ике ел армия хезмәте уза. Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткач, «Сельхозтехника», «Таткроликозверовод», АТХ, 4нче урта мәктәп, әзерләүләр конторасы һәм газ оешмасында машина йөртүче булып хезмәт куя, лаеклы ялга кадәр бер дә руль артыннан төшми Рамил абый.

Авылдашы Людия Шамил кызы белән тормышлары охшаш аларның: ишле — өч кыз, өч малайлы гаиләләрдә икенче бала булып туалар, Сазтамакның ике очындагы беренче йортларда торалар. Шунысы гаҗәп: мәктәптә никтер бер-берсен белмиләр дә, күрмиләр дә. Язмыш яшьләрне соңрак, Рамил абый армиядән кайткач кавыштыра. Ике ел очрашып йөреп, хисләрен сынаганнан соң, 1978 елның 1 июлендә Людия апа төп йортка килен булып төшә. Яшь пар дүрт елдан Кукмарага күченеп, үз куышларында бүгенге көнгә кадәр матур гомер итәләр. Олы кызлары Люция — Янсыбыда, Лилия — Казанда, ә төпчекләре Ләйсән гаиләсе белән алар янында төп йортта яшәп, әби-бабайны ун онык белән сөендергәннәр. Әлеге нигезгә һәммәсе күмәкләшеп җыелса, үзе бер Сабантуй кебек бәйрәм ясыйлар.

Сабировлар кода-кодагыйлары һәм күршеләре белән дә бик дус, бер дә тик торуны белмиләр, бергәләп җиләккә, гөмбәгә йөриләр, җәй буена 200 чеби алып үстерергә дә өлгерәләр икән. Тырыш булулары белән беррәттән кунакчыл һәм юмарт та әле алар, чөнки җыеп алган бар уңышны балаларына гына түгел, туганнарына да күчтәнәч итеп өләшәләр. Җәйләрен Камада балык тотарга яратучы Рамил абый умартачылык белән дә шөгыльләнергә вакыт таба. «Умарта тоту авыр эш түгел үзе. Бик рәхәт шөгыль. Авылда әтидән калган хезмәт бу. Барлык нечкәлекләренә дә ул өйрәтте», — ди гаилә башлыгы.

Людия апа белән икесе дә шундый гади, мактануны белмиләр, шуңа күрә төпчек кияүләре бабасы турында сүзне үзе дәвам итте:

«Бабай — оста бакчачы да. Каен, җир һәм кура җиләкләре, виктория, виноград үстерә. 70 яшь тулуына карамастан, бөтен балаларын, кияүләрен контрольдә дә тота әле. Барлык туганнарына барып, һәммәсенә ярдәм итә. Үзем эшлим дип, кулыннан килгәнчә булышып йөри. Төзелеш эше: плитка ябыштыру, ишек кую булсынмы, машина ремонтлаумы — барысын да булдыра», — ди уллары кебек якын Ирек.

«Әти ул бик сабыр, оныклары өчен җанын бирергә дә риза. Аларны орышмый, сүз әйтми», — дип тә өстәп куйды кызлары Ләйсән.

46 елдан артык иңне-иңгә куеп, шулай озак тату яшәүнең сере бармы икән соң? «Бер-береңә юл кую, кирәк вакытта эндәшмичә калу, эш белән мәшгуль булу. Эш юк-бар уйларны юкка чыгара», — дип елмая Сабировлар. Хезмәте өчен күпсанлы грамоталар белән бүләкләнгән Рамил абый һәм 35 ел дәвамында универмагта эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераны Людия апаның бер-берсенә мөнәсәбәтенә, өйләрендәге рәхәт һәм җанлы мохиткә, тәртипкә сокланып кайттым. Тормышлары гел түгәрәк һәм тигез булсын, әле күп юбилейларны шулай бергәләп каршы алырга язсын иде!

Люция Шәкертова:

Әти-әни безне кешелекле, ярдәмчел итеп, хезмәт белән тәрбияләделәр. Кечкенәдән бар эшне дә бергәләп башкардык. Яхшы укысыннар дип, көчләреннән килгәннең барысын да эшләделәр, кирәк чакта таләпчән дә булдылар. Алар кешедән көлмәскә, ярдәм итәргә, туганлык җепләрен өзмәскә өйрәттеләр. Туганнар белән аралашып үстек. Хәзер дә икетуган, өчтуганнар белән араларны өзмибез. Әти белән әни — безгә һәрьяктан үрнәк, әле дә төп булышчыларыбыз. Хәтта бәрәңге казыганда да килеп җитәләр. Кадерлеләребезгә олы рәхмәттән башка сүзебез юк.

Чыганак: kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*