Кичә «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе башланып китте. Ул өч көн дәвам итә. Акциянең төп максаты булып татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру тора.
Акциягә Кукмара районы мәгариф оешмалары да, мәйданчыклар булдырып, бик теләп кушылды. Күппрофильле лицейда 100гә якын кеше татарча диктант язды. Үз белемен тикшерергә теләүчеләр арасында мәктәп укучылары, укытучылар, үзешчән рәссам, шагыйрьләр, «Ак калфак» оешмасының район бүлеге вәкилләре һәм башкалар бар иде.
Чарада катнашучыларга Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек тәкъдим ителде. Текстны күппрофильле лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Гилемуллина укыды.
Диктан язып чыкканнан соң, «Ак калфак» оешмасының район бүлеге вәкилләре тарафыннан мәктәп укучыларына мастер-класслар оештырылды. Балаларга калфак чигү, инә ярдәмендә кулъяулык читен матурлау, брошка ясау, иске басма ысул белән тукымага рәсем төшерү, шәҗәрә ясау, мандолинада уйнарга өйрәнү, инә-җеп белән бәйләү буенча дәресләр күрсәтелде.
Чыганак: kukmor-rt.ru