Безнең тормышта бик күп әйберләрне гади бер очрак хәл итә – очраклы күрешү, очраклы хәбәр яисә вакыйга. Менә әле кыз чакта бер тыкрыкта, күршеләр буларак диярлек яшәгән Светлана ИСХАКОВА (ул чакта ул Сафина иде) белән дә берничә дистә ел күрешмәгән арты, язмыш очраштырды. Без Кочко-Пожарның халык телендә “Мәскәү очы” дип йөртелгән урамында үстек. Света белән яшь аермабыз берничә ел булганга, алай ук дуслашып йөрмәдек – аның үз яшьтәшләре, минем – үземнеке. Аннары мин мәктәпне тәмамлап укырга киттем, берничә елдан ул, ә инде гаилә коргач, икебезне дә тормыш мәшәкатьләре чолгап алды – мин авылда төпләнсәм дә, туып-үскән урамымнан шактый еракта яшим, ә Света тормышка чыгып башкалага китте, туган йортларыбызга килгәндә дә бер генә дә күрешмәдек.
Моннан бер ай чамасы элек Сергач шәһәренең крайны өйрәнү музеенда “Яхшы куллар иҗаты” (“Добрых рук творенье”) күргәзмәсе ачылганы һәм ул күргәзмәдә милләттәшебез Светлана Исхакованың кул эш- ләре дә барлыгы, әлбәттә, кызыксыну уятты һәм бу хакта язып чыгу нияте белән, аның телефон номерын табыштырып, шалтыраттым, ә инде авылдашым, алай гына да түгел, күршедә ди- ярлек үскән Света булуы ачыклангач, нык шатландым.
Без аның белән “Туган як” редакциясендә күрештек һәм ул яраткан җан шөгыле, яхшы керем китерүче төп эшен ташлап, ничек моңа килүе турында сөйләде.
Света мәктәптә яхшы билгеләр- гә генә укыды, сеңлесе Гүзәл белән бик тырыш булып үстеләр, әтиләре яшьли вафат булды һәм алар бар эштә дә әниләренең ярдәмчеләре иде, өчәүләшеп ир эшен дә, хатын эшен дә башкардылар. Йорт-җирләре һәрчак төзек, бар җирдә дә тәртип иде, Эшләгәннәре әниләренә булса, өйрәнгәннәре үзләренә булды һәм тормышта үз урыннарын таптылар.
Света Кочко-Пожар мәктәбенең 8 классын тәмамлап, Арзамас кооператив техникумында укыды һәм Шөбиле егете Марат белән гаилә корып, башкалада гомер иттеләр, ике итагатьле бала – Рушан белән Кадрияне тәрбияләп үстерделәр, алар да инде башлы-күзле булып, әти- әниләренә дүрт онык бүләк иттеләр.
Борчу-шатлыклары белән тормыш дәвам итә һәм бер вакыт җитеп, Света аны төптән үзгәртергә була. “Мин буш вакытымда яраткан шөгылем – “лос- кутное шитьё” белән шөгыльләнә идем инде, әмма төп эшем бик мәшәкатьле булганга, ул вакыт бик аз кала иде. Һәм бер карарга килеп, 2013 елның 1 апрелендә эштән китү турында гариза язып, җитәкчегә кердем, бу шаярту түгел дидем.
Мин зур кампаниядә эшләдем, төркемемдә 200гә якын кеше иде, кичләрен дә, ялларда да гел шалтыратулар, шуңа да бик ялыктыра, арыта иде. Бу адымымны аңламаучылар да булды, әлбәттә, әмма, иң мөһиме, гаиләм мине аңлады”, – ди Света.
Ул моңа чаклы инде мөмкинлеге булганда мастер-классларга йөри, ә эштән киткәч, җан шөгылен төп шөгыленә әйләндерә. “Лоскутное шитьё” татарчага тәрҗемә итсәң “карама тегү” дип атала, ә аның тарихына кереп китсәк, ул берничә гасыр элек Англиягә Индия тукымаларын китерергә рөхсәт ителмәү сәбәпле, тукымага дефицит булганга барлыкка килә һәм шуңа да иң кечкенә кисәкләрне дә кулланып, төрле әйберләр тегәләр һәм инглиз телендә бу төр тегү “пэчворк” дип атала. Һәм менә шул пэчворк белән шөгыльләнә дә инде Света. Төп юнәлеш итеп үзенә юрганнар һәм сумкалар тегүне ала. “Күбрәк үзем өчен, якыннарыма бүләккә тегәм аларны, артканын бераз сатам, әлләни зур кереме юк инде, бераз кирәкле материал алуга гына кулланам”, – ди Света ханым.
Ул үз казанында гына кайнамый, әлбәттә, шушы юнәлеш буенча бик күп чараларда – фестивальләрдә, күргәзмәләрдә, конкурсларда катнаша, хәтта чит илләрдә оештырылганнарында да. Бу пэчворк дигәне Япониядә бик киң таралган һәм зур үсеш алган икән, масштаблы фестивальләр уздырыла анда һәм Света ул фестивальдә ике тапкыр катнашкан. “Фестиваль бик зур стадионда була һәм халык анда керер өчен өчәр сәгать чират тора. Ул квилт-фестиваль дип атала. “Квилт” дигәне – өч катлы тукымадан тегелгән әйберләр, алар бигрәк матур була”, – дип аңлатма бирде Света. Шундыйрак фестивальдә Германиядә дә булган ул, бик күп илләрдән чакырулар килә, тик бар җиргә дә барып булмый, кызганычка каршы, ди.
Ә үзебезнең илдә “Душа России” дип аталган шулай ук бик зур масштаблы халыкара фестиваль уздырыла икән, башта Суздальда булган, соңгы елларда Мәскәүдә оештырыла ул. Быелгысы 10-16 июньгә билгеләнгән һәм анда сайлап алу турын узган эшләр генә күрсәтелер. Ә инде Мәскәү фестивалендә күрсәтелгән эшләр октябрьдә Сахалинда узачак фестивальдә дә катнашыр. Света, әлбәттә, аларда катнаша, Мәскәүдә уздырылганнарның оештыру комитетында да булган, һәрчак мастер-класслар да бирә. “Мондый чараларның тәҗрибә уртаклашу өчен әһәмияте бик зур, мәсәлән, мин үзем Япония осталарыннан күпне өйрәндем. Үзара аралашу да бик мөһим”, – ди ул.
Сеңлесе Гүзәл дә шөгыльләнә икән пэчворк белән, уенчыклар да тегә, нәрсәләр, ничек эшләү турында гел фикер алышып торалар. Ә бу мавыгулары әниләре Афия апа ягыннан Фәридә әбекәйләренә барып тоташа. “Әбекәебез бик кул эшләренә оста иде, капчык (мешковина) материалыннан паннолар эшләп, диварларга элә булган, кызганычка, берсе дә сакланмаган. Япониядә йо-йо дигән уенчык эшләү буенча мастер-класс биргәндә, әбекәемнең дә шундый әйберләр эшләгәне исемә төште, ул аларны “пәрәмәчләр” дип атый иде”, – ди әңгәмәдәшем. Менә бит, күршедә генә шундый оста Фәридәттәй яшәгән, белмәпбез дә!
Света белән без күп аралаштык, ул җан шөгыле турында сәгатьләп сөйли ала, яратканы күренеп тора. Хәтта җаның-тәнең белән яратмыйча шөгыльләнеп тә булмый бит андый эшләр белән. Ул шушы юнәлештә төрле курслар узып, сертификатлар алган, аның эш- ләре күп кенә күргәзмә-фести- вальләрдә беренче яисә призлы урыннар яулый, моңа дәлил – күп санлы Рәхмәт хатлары һәм грамоталар.
Кызы Кадрия дә иҗат белән шөгыльләнә – балалар тексти- леннән торган интернет-кибете бар һәм экологик таләпләр буенча тегелгән балалар киемнәренә сорау зур икән. Света аның кибете өчен соңгы елларда нык популярлык алган коконнар тегә. Баланы берничә айга кадәр шунда яткырып тоту, хәтта йоклату бик уңайлы, ул анда үзен ана карынындагы кебек хис итә.
Соңгы елларда Света ире Марат белән күбесе Шөбиледә яшиләр. “Безгә шулай уңайлы, саф һава, балалар килә-китә йөри. Мин биредә бер бүлмәне тулаем үземә эш кабинеты итеп җиһазландырдым, шунда рәхәтләнеп иҗат итәм. Каена- намның сандыгыннан кулда челтәрләп эшләнгән тәрәзә пәрдәләре, подзорлар (элек кара- ватның аскы өлешенә ямь өчен эленә торган челтәр) таптым, шатланганымны белсәгез, бу бит искиткеч байлык! Хәзер шуларны реставрациялим”, – дип ялкынланып сөйләде әңгәмәдәшем.
Алар икәүләп сәяхәт итәргә яраталар һәм бар җирдә дә анда яшәгән халыкның тормышы, көнкүреше белән танышалар, мәдәнияте, гореф-гадәтләре бе- лән кызыксыналар. Әмма кая гына булсалар да, туган якны сагынып кайталар. “Шулай карыйм да, мин бүтән җирдә, чит илдә яши алмас идем, үзебезнең туган яктан да матур урын юк”, – ди Света.
Өендә ул яратучан, кайгыртучан, ягымлы, уңган тормыш иптәше, әни һәм әби, гаиләсен тәмле ризыклар белән сыйларга ярата, балаларын көтеп алалар, оныкларны инде әйткән дә юк – Ясминә, Рөстәм, Нелия һәм Амелия иң көтеп алынган кунаклар.
Менә шундый бар яктан да булдыклы Кочко-Пожарның Мәскәү очында туып-үскән Света, безнең урам кызлары барысы да шундый, бер язармын әле “Мәскәү очы кызлары” дип исемләнгән материал. Ә Светага яңадан-яңа иҗади уңышлар, гаилә бәхете, бала-онык шатлыгы, озын гомер телим, аның иҗат җимешләрен милли чараларда оештырылган күргәзмәләрдә күрербез әле.
Наилә ЖИҺАНШИНА.
Фото Светаның шәхси архивыннан.