Сер түгел, соңгы елларда ислам дине белгечләре әзерләү буенча Казанда һәм Уфада мәдрәсәләр, институтлар һәм университетлар эшли башласа да, Татарстанда гына түгел, илебезнең байтак төбәкләрендәге мәчетләрдә һәм мәдрәсәләрдә махсус белеме булган яшь имамнарга һәм мөгалимнәргә мохтаҗлык зур.
Шунлыктан, әлеге бушлыкны тутыру һәм традицион исламны халкыбызга җиткерү максатыннан, Россия төбәкләрендә дә мәдрәсәләр ачыла башлады. Чувашстанның “Гөлстан”, Ульяновскиның “Биләр” мәдрәсәләре бу эштә беренче карлыгачлар булды. Бүгенге көндә мәчет каршындагы мәдрәсәләр, якшәмбе мәктәпләре дә халыкка дини белем бирүдә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Шундый белем учакларының чираттагысы, “Иман нуры” дип аталган мәдрәсә Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында ачылды.
Ульяновск өлкәсенең көньягында урнашкан һәм татарлар күпләп яши торган Иске Кулаткы районы авылларындагы барлык мәчетләрдә дә мәдрәсәләр, яисә якшәмбе мәктәпләре инде узган гасырның 90 нчы елларыннан бирле эшләп киләләр. Бүген районның Яңа Кулаткы авылында ачылучы “Иман нуры” мәдрәсәсе райондагы 26 нчы дини уку йорты.
Заманында 1000 нән артык кеше яшәгән авылда өч мәчете һәм мәдрәсәсе булган Яңа Кулаткыда бүген 350 кеше гомер итә. Авыл халкы элек-электән бик дини. Илебездә яңарыш җилләре исә башлауга авыл халкы мәчет төзеп куя һәм шунда ук дин дәресләрендә укыта башлыйлар.Ул елларда ислам дине нигезләрен Зимница авылыннан килеп Зәйнәп апа Тугушева өйрәтә. Кырык ел колхозда сыер савучы булып эшләгән, үтә дә зиһенле һәм яхшы хәтерле Мөнирә апа Курамшина да Зәйнәп апаның шәкерте. Еллар узу белән Мөнирә апа үзе дә теләүчеләргә ислам нигезләрен укыта башлый.
Мәчеткә өстәмә корылма итеп мәдрәсә төзү шушы авылның фермер хуҗалыгы рәисе Рәсим Гафуровның күптәнге хыялы була. Рәсим тормыш иптәше Зәкия белән ике егет үстерәләр. Алар да әтиләренең әлеге изге теләген хуплыйлар. Мәчет ачылу тантанасына Саратов шәһәрендә хирург булып эшләүче, медицина фәннәре кандидаты олы уллары Рөстәм дә кайткан иде.
Районда байтак мәчет-мәдрсәсләр салдырган, бик күп изге гамәлләр кылган район башлыгы Эдуард Ганиев мәдрәсә ачу тантансында чыгыш ясап, мәчет-мәдрәсә төзү кыен түгел, аны тоту һәм эшләтеп җибәрүе авыр диде.
Яшерен – батырын түгел, уку әсбаплары, программалар булмаганлыктан ,90 нчы елларда кайсы мәчет ничек булдыра алды шулай укытты, кем теләде шул укытты.Әлеге төрлелекне бетерү максатыннан, соңгы вакытта Татарстан мөфтияте уртак төрле дәрәҗәдәге мәдрәсәләр өчен гомуми программалар эшләде.
Тантанага Казан кунаклары да килгән иде. Алар мәдрәсәгә бүләк итеп байтак күләмдә программалар, уку-укыту әсбаплары, методик кулланмалар һәм китаплар да алып килгәннәр. Ачылу тантансында аларны һәм башка бүләкләрне мәдрәсәгә тапшырдылар.
Ә мәдрәсәдә дәресләрне авылның хөрмәтле кешесе, 36 ел мәктәптә башлангыч сыйныфларны укыткан тәҗрибәле мөгаллимә Фәрдәнә абыстай алып барачак.
Мәдрәсләрдә һәм дини ук йортларында укып , алган белемеңне башкаларга да тапшыруны бөек мәгрифәтчеләребез иң зур сәдака дип атаганнар. Фәрдәнә абыстайның да авылдашларына биргән гыйлеме шулардан булсын иде.
Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районнынан Рамис Сафин.