Милләтебез җыр сәнгатенең йөзек кашы, халкыбызның яраткан җырчысы Хәмдүнә апа Тимергалиева белән беренче тапкыр төгәл 35 ел элек очрашканбыз икән. Мин – район газетасында яңа гына эшли башлаган хезмәткәр, Хәмдүнә апа исә үзенең «Җомга», «Чияле тау» җырлары белән танылып өлгергән талантлы яшь җырчы. Очрашуыбызның 
Тагын да очрашырга, күрешергә насыйп булды әле Хәмдүнә апа белән. Анысы Уфада, «Кызыл таң» газетасында булды. Республиканың татар телендә чыгучы «Кызыл таң» газетасы редакциясендә элек-электән билгеле артистлар, халык яраткан җырчыларны кунакка чакырып, тәмле чәй өстәле артында җылы әнгәмәләр оештыру гадәте бар иде. Мин эшли башлаган елларның берсендә, зур концерттан соң, Татарстанның бер төркем артистлары безгә кунакка килде. Без, журналист халкы, хезмәткәрләр редакциянең озын коридорында чыгып артистларны каршылыйбыз. Барысына да матур итеп елмаеп, баш кагып, хәтта кайберсенә кул биреп исәнләшеп үткән чакта, арадан берәү – яраткан җырчыбыз Хәмдүнә апа мине әллә кайдан күреп калып, барысы алдында мине кысып кочаклады. Әйтерсең лә, йөз ел күрешмәгән иң якын туганы! Әй, шул чакта коллегаларым алдындагы горурлык белән бергә шатлыгымны күрсәгез иде! Хәмдүнә апага чиксез рәхмәтлемен: ул мине барыбыз да яраткан бөек артистлар белән очраштырды, таныштырды, алар дөньясына алып керде. Әлфия апа Афзалова белән Илһам абый Шакиров – шул бөек затларның иң беренчеләредер. Икесе белән дә күрешеп, сөйләшеп, интервьюлар эшләргә насыйп булды.
«Туган якның җырлары да моңлырак, кешеләре дә якынрак сыман. Якташларым белән очрашуны һәрчак дулкынланып көтеп алам. Күзгә-күз карап сөйләшү, аңлашу өчен сагыну хисләремне, изге теләкләремне белдергән халык җырларын да, заман көйләрен дә сайладым». Хәмдүнә апаның беренче интервьюда сөйләгән сүзләре бу. «Минем туган ягым – 35 кенә йортлы Котлыяр исемле татар авылы, – дип сүзен дәвам итте җырчы. – Котлыяр кечкенә генә булса да, аның табигате гүзәл: бер ягында Варҗи елгасы ага, икенче ягында – Чияле тау. Анда яшәүче авылдашларым гомер-гомергә җырга-моңга гашыйк кешеләр, авылда җырлый-бии белмәгән берәү дә юк. Ә безнең әти ул яктан бигрәк тә булдыклы иде. Мин үзем балачактан күбрәк әти янында булдым, ат арбасына утырып берәр җиргә барганда ул көйләгән җырларны отарга, аңа иярергә тырыша идем, кушылып җырлый идем. Үсә-үсә мәктәптә укыганда бер концертны да калдырмадым, рәхәтләнеп җырладым, һәркайда да гармунчым – классташым, күрше егете Фидәрис. Артист булу уйда да юк, мәктәпне тәмамлагач, апаларым янына Уфага эшкә киттем. Әмма җыр тынгы бирми бит, аның онытылганы да юк. Иң өлкән Ида апам миңа Стәрлетамак культура-агарту училищесына укырга керергә киңәш бирде. Аның киңәшен тоттым, училищены тәмамлап, диплом практикасын туган ягымда – Борайда 
Җырчы буларак, Хәмдүнә апаның җыр сәнгатенә салган иң зур, бәяләп бетергесез хезмәте – барган һәр җирдә халкыбыз җырларын җыю, язып алу, өйрәнү, баету һәм ниһаять, аны халыкның үзенә тәкъдим итү, кире кайтару. Хәмдүнә апаның бер мең тирәсе җырны үз эченә алган бай репертуарының ике йөзе – халык җырлары. Ул җырларнысаклап, алдагы буыннарга тапшыру өчен нишләргә кирәк соң? «Иң мөһиме – көйне саф килеш, бозмыйча бирергә кирәк, – ди җырчы. – Кайберәүләр инструменталь ансамбльләрнең мөмкинлегенә таянып, көйне матурлыйбыз дип, ямен генә җибәрә. Каш ясыйм дип, күз чыгару дигәнне онытырга ярамый. Игътибарлы тамашачы күрә торгандыр: халык җырларын мин бары тик гармун, яисә баян белән генә башкарам».
Ә мин тагын бер нәрсәгә игътибар иттем. Хәмдүнә апа сәхнәгә чыкса, аның җыры бар дөньяңны оныттырып, туктаусыз хисләр өермәсендә әллә кайларга алып кереп китәргә сәләтле. Хәмдүнә апа сәхнәгә чыкса – сәхнә тула да куя. Тамашачыларны үзенә карата, яраттыра белә торган тылсымлы сихри көчкә ия ул. Чибәрлеге, матурлыгы күзгә бәрелеп тормаса да, Хәмдүнә ападагы ихласлык, мөлаемлылык һәм сөйкемлелек башка беркемдә дә юк. Моңа өстәп, җырларының дәртле көе, көчле эчке энергиясе, йөрәк түреннән чыккан илаһи моң, күкрәк тулы киң диапазонлы көчле тавыш да – Хәмдүнә апаның сәхнәдәге уңышларының нигезе. Алар, әлбәттә, беркемне дә битараф калдырмый, аңардан ишеткән җыр юллары һәркемнең йөрәгенә үтеп керә, дөньяларны ямьле итә, матурлыкка рухландыра.
Хәмдүнә апа репертуарында такмаклар бихисап. «Галигә барам әле, кияүгә барам әле!..» үзе генә дә ни тора! Шул җөмләдән «Уф, йөрәгем», нижгар татарларының «Картуф», «Биеп кал» җырларын искә төшерү урынлы булыр. Алар барысы да Хәмдүнә апаныкы, дөресрәге, Хәмдүнә апа табып чыгарган халык җырлары. Халкыбызның онытылып беткән, югалган әсәре – «Галигә барам әле»гә дә җырчы яңа сулыш бирде, кабаттан сәхнәгә чыгарды, шушы гади генә бер җырдан мини спектакль ясады. Миңа калса, җырның азагы җырчының әсәргә никадәрле хезмәт салуын, аны яратуын, башкару осталыгын, бай фантазиясен күрсәтә шикелле. Галине озын-озак мактап туйгач, җырчы иң азакта: «Галигә бармаска булдым бит әле! Торна Зарифка барырмын, ахрысы!» – дип халыкны тәмам аптырашта калдыра. Тамашачы мондый алымнарны ярата, көлә-көлә гөрләтеп кул чаба. Тамашачыны җырның стихиясенә әнә шулай алып кереп китә ул. Моңа беркайда да укытмыйлар, өйрәтмиләр, мондый сәләт артистка тумыштан биреләдер.
Такмаклар темасыннан бик ерак китмичә, Хәмдүнә апа турында блокнотларымда сакланып калган бер якты истәлек белән уртаклашасы килә. Беренче гастроленә ул Илһам Шакиров бригадасы белән чыга. Ул көннәрне искә төшереп артистка үзе болай дип сөйли: «Буа районына бардык. Илһам Шакировны барысы да белә. Мине белгән, кызыксынган кеше дә юк. Шул чакта Илһам абый җитәкләп диярлек сәхнәгә алып чыкты да: «Хәзер сезне былбыллар кебек җырлаучы бер кыз белән таныштырам», – диде. Мин моны бөек җырчының фатихасы булды, дип саныйм». Алай гына да түгел, бер зур иҗади очрашудан соң бөек Илһам абый Шакиров Хәмдүнә апаның борын гына төртеп килгән иҗаты хакында менә ниләр әйткән булган: «Миңа башта ук Хәмдүнәнең үз йөзе булыр, ул ачылып китәр сыман тоелды. Дөрес, аңа такмакчы дип исем тагарга тырышучылар да булмады түгел. Ә мин болай уйлыйм: русларның Мария Мордасова дигән җырчысы такмак башкарып СССРның халык артисты, Социалистик Хезмәт Герое булды».
Әлбәттә, безнең Хәмдүнә апабыз Мордасова түгел, аңа аның даны да кирәкми. Хәмдүнә апаның үз даны Мордасованыкыннан һич ким түгел. Күбрәк булмаса әле! Хәмдүнә апаның үз юлы бар, үз тамашачысы, үз максаты: халык моңын – халыкка җиткерү! Такмаклар гына түгел, лирик җырлары да күп аның. Халык җырларының берсе исә – барыбыз да белгән, яраткан, табыннарда җырлаган «Җомга». Безнең якларда табыннарда иң яратып җырланган, сәхнәләрдән төшмәгән тагын бер җыр бар – «Борай көе».
Җырлыйк Борай көйләренә, без бит Борай яклары.
Башкаемның ни уйларга белми торган чаклары.
– Болар – безнең авыл көйләре, – ди Хәмдүнә апа. – Һәр якның үз көе, үз җыры бар. Ә безнең авылда шушы җырларны җырлыйлар. Исеменә килгәндә, халкыбызда җомга көн элек-электән бәйрәм булган. Моны дини бәйрәмнәр белән бутарга ярамый. Хәтта дин яшьләргә «авыз күтәреп җырлап йөрүне» тыйган заманнарда да егетләр һәм кызлар, аулак өйләргә җыелып, төрле уеннар оештырганнар, җырлап-биеп күңел ачканнар. Халкыбызның «Солдатка каралу», «Армиягә озату», коры килгән елларда «Карга боткасы» бәйрәмнәре, Сабантуйлары, кичке уеннар, «Чияле тау»га менеп учак ягу – боларның берсе дә җырсыз-биюсез узмый. Һәм кайда гына булмасын, «Җомга» һәм «Борай көе»нең җырланмый калган чагы юк!
Юллар – озын, максатлар – изге. Хәмдүнә апаның татарның җыр сәнгате үсешенә салган хезмәте, бай иҗаты, берсеннән-берсе кабатланмас моңлы җырлары шул изге юлда якты маяк булырлык, матур үрнәккә тиң. Илһам абый, Әлфия апалардан соң, татар моңы, татар рухы символына әверелгән, мин яраткан, гашыйк булган Хәмдүнә апага рух күтәренкелеге, җан тынычлыгы һәм ныклы сәламәтлек телисем килә. Гашыйк булуым, Туфан абый әйтмешли, күңел чуарлыгыннан түгел, аның иҗатына, талантына соклануымнан гына.
Илдар ДАУТОВ,
Россия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы,
Мәскәү шәһәре.
“ТАТАРЛАР” газетасы, июль, 2020