tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кулым белән җанының йомшаклыгын тойдым
Кулым белән җанының йомшаклыгын тойдым

Кулым белән җанының йомшаклыгын тойдым

Әлеге язмам милләт җанлы шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Шәфикъ Хасиятулла улы Иматдинов хакында.

Мин үз яшемә караганда, табиб һәм җәмәгать эшлеклесе буларак, дөньяда шактый озын юл үттем. Барлыгы 70 еллык хезмәт стажым бар: шуның 40 елы табиб сыйфатында һәм берүк вакытта 30 елдан артык җәмәгать эшлеклесе ветераны. Әйтәсе килгән фикерем: күпне күрдем, төрле кешеләр арасында эшләдем, шуңа күрә мине болай гына гаҗәпләндерүе кыен.

Октябрь аенда без – Ульяновскидан биш кеше, Казанга, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге корылтаена бардык, араларында мин дә бар идем. Дөресрәге, яңа фикер ишетү, миннән олырак, дөнья күргән, галиҗәнап китап сүзе белән сөйләшүче язучылар, шагыйрьләр, татар зыялылары арасында буласым килде. Рәхмәт, җирле язучыларыбыз оешмасы рәисе Шәфикъ Хасиятулла улы Иматдинов мине үзләре белән алды. Ярты юлны аның машинасында бардык, ә инде Татарстанга кергәч, Чүпрәледән Азат Вахитов машинасына күчеп утырдык.

Юл шактый ерак, Шәфикъка озак еллар буена күңелемдә җыелып йөргән шәхси тормышы турында сорауларымны да бирдем. Ул шактый иртә ятим – әтисез калып, тагын зур югалтулар кичергән, хәсрәт дәрьясын аркылыга да, буйга да гизәргә туры килгән. Әмма нинди генә авырлыклар туры килмәсен, югалып калмаган, читтән торып югары белем алган, Такташ шигырендәге кебек, гел алга, югарыга үрмәләгән. Бүген Шәфикъ Хасиятулла улы шәхси тормышында да, өлкә татар автономиясендә дә зур йөк тартып килә. Башкарган хезмәтенә ил алдында, иншаАллаһ, лаеклы бәя бирелер, иң мөһиме, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән күңелендәге изге ниятенә ирешергә – хаҗ сәфәренә барырга насыйп булсын.

Казанга барганда бүгенге тынгысыз тормыш, материаль байлыкның күпләр өчен беренче урынга чыгуы турында да сүз булды. Шунда Шәфикъ әфәнденең авызыннан чыккан сүз минем миемне яшен тизлегендә ярып үтеп, бәгыремә төшеп утырды: халыкка күбрәк яхшылык эшләп калдырасым килә, диде ул. Соңгы ун елда, гомумән, перестройка дигән зәхмәт башлангач, кайчан шундый сүзләрне ишеткәнемне дә хәтерләмим… Күзләремә яшьләр килде, шунда мин Шәфикъ кардәшебезнең җанын кулым, бармакларым белән тотып алып, аларның җылысын, йомшаклыгын, нурын тойдым… Тормышта менә шундый кагыйдә буенча яшәүчеләр күбрәк булса, дөньябыз да, тирә-як та күпкә ямьлерәк, матуррак булыр иде…

Әлеге мәкаләм шагыйрьнең 75 яшьлек гомер бәйрәменә туры килде. Юбилеен ул, кайчандыр ташландык хәлдә булган бинаны алып, еллар буе шуны кеше рәтенә кертеп, Засвияжье районы татар автономиясен, мәчете белән мәдрәсәсен кертеп утырткан Ислам мәдәният үзәгендә туганнары һәм дуслары, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән бергә билгеләп үтте. Гомер бәйрәме дә үзе кебек җылы һәм матур, күңелләргә кереп калырлык булып үтте.

Җыеп әйткәндә, Шәфикъ дус, булдырасың, тормыш юлыңны бик матур, җыйнак, күпләргә үрнәк булырлык итеп үтеп киләсең. Алдагы хыялың – хаҗың кабул булыр, дип юрыйк. Амин!

Наилә Потеева-Фатыйхова-Яуширмәле,

Чардаклы бистәсе.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*