Урман эченә сыенып, җәйләрен сандугачлар моңына күмелеп утырган, исеме дә җырлап торган бер авыл бар Татарстанның Азнакай районында. Ул – Курай Елга.
Аңа 1928 елда нигез салынган. Кайчандыр гөрләп торган авылда бүгенге нибары ике дистә генә хуҗалык исәпләнә.
Кечкенә булса да, зур мәшакатьләр белән янып яши авыл халкы. Әле менә чәршәмбе көнне биредә “Очрашу – ул бер мизгел” дигән бәйрәм оештырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев олуг юбилярларга хакимият исеменнән бүләкләр тапшырды. Районыбыз үзешчәннәре җырларын бүләк итте. Моңлы сандугачыбыз Миргаяз Шәрәфиев тә туган авылын сагынып кайткан иде. Бәйрәм аның дөньяга аваз салган нигезендә – апасы Даймә һәм җизнәсе Фәнис Шәйхетдиновлар йортында узды.
“Туган авылым урамын кабат-кабат урадым, баш очында кош сайрады, бәхетемә юрадым”, – дип күпләргә таныш җыр сүзләрен язган шагыйрь Мәгъсүм Латыйфуллинны да биргән Курай Елга.
– Биредә бик кунакчыл, бердәм, тырыш халык яши. Җәен ишек аллары, кышын тәрәз төпләре гөл-чәчәккә күмелеп утыра. Кайчан килеп керсәң, якты йөз белән каршы алалар, – ди Сукаеш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Закирова.
Авыл старостасы, элекке нефтьче Рәит Ханнанов – аның уң кулы. Кызганыч, сырхауханәдә ятып, Рәит абый бәйрәмдә катнаша алмады.
Авылга газ кергән, атнага бер тапкыр автолавка килә. Су һәркемнең ишек алдында, үз коелары. Әмма яшь чактагы кебек, “Дулкын” чишмәсенә эзне суытмыйлар, аның суы тәмлерәк, шифалырак диләр. Чишмәне Хәмидә апа Мусина карап тора. Абыйстай эзләп тә читкә чыкмыйлар – Мәдинә апа Субаева барлык дини йолаларны шартына китереп башкара.
Курай Елгада гомер итеп картайганнар да, шәһәрдән кайтып, нигез яңартучылар да бар. Авыл җирлеге башлыгы әле тагын өч гаиләнең җиргә документлар теркәп йөрүе хакында әйтте. Шулай булгач, авыл урамында сандугачлар моңы тыңмас, алар һәркемгә бәхет юрап сайрауларын дәвам итәрләр.
Резеда Шәрипова