tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Курган өлкәсендә «Авыл шәле» хатын-кызлар кесәбе конкурсы узды
Курган өлкәсендә «Авыл шәле» хатын-кызлар кесәбе конкурсы узды

Курган өлкәсендә «Авыл шәле» хатын-кызлар кесәбе конкурсы узды

Урал аръягы фольклорчысы һәм этнографы Л.А. Саверский истәлегенә багышланган «Наследие» фольклор фестивале кысаларында 26нчы апрельдә «Курган өлкәсе халык иҗаты йорты»нда «Авыл шәле» хатын-кызлар кесәбе конкурсы узды.

Фестивальнең максаты: Курган өлкәсе халыкларының мәдәни традицияләрен саклап калу һәм популярлаштыру. Хатын-кызларның кәсебенең тарихи мирасына — бәйләү сәнгатенә, аерым алганда, шәлгә аерым игътибар бирелә. Фестивальдә, шулай ук, декоратив иҗат һәм милли ризыклар белән танышырга була.

Курган өлкәсенең «Урал аръягы татарлары» татар мәдәнияте үзәге активистлар белән берлектә «милли колорит» категориясендә иске һәм заманча шәлләр күргәзмәсе, «Авыл кабартмасы», милли ризыклар, ДПИ күргәзмәсе белән конкурста катнашты.
Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә дә катнаштык.

Курган өлкәсенең татар мәдәнияты үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*