tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Курган өлкәсенең Йолдыз авылында Сабантуй бәйрәме узачак
Курган өлкәсенең Йолдыз авылында Сабантуй бәйрәме узачак

Курган өлкәсенең Йолдыз авылында Сабантуй бәйрәме узачак

23 июньдә Курган өлкәсе Шадринск районы Йолдыз авылында Сабантуй бәйрәме узачак. Программада: спорт ярышлары, иҗат коллективлары чыгышлары. Бәйрәмдә көн буе татар һәм башкорт халыкларының көнкүрешен һәм традицияләрен күрсәтүче ишегалды эшләячәк.

Ә 22 июнь көнне Курган шәһәрендә татар халкының данлы улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, билгеле антифашист, герой – шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылачак. Бюстның авторы – танылган скульптор Винера Абдуллина.

Чараларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев катнашачак.

Исегезгә төшерәбез, Йолдыз авылы 2023 елда булган янгыннан соң яңадан сафка басып килә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*