tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Курганда Муса Җәлил бюстын ачу тантанасы узды
Курганда Муса Җәлил бюстын ачу тантанасы узды

Курганда Муса Җәлил бюстын ачу тантанасы узды

Бүген, 22 июньдә, Курган шәһәрендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, патриот-шагыйрь Муса Җәлил бюстын ачу тантанасы узды. Биредә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Чарада шулай ук Курган өлкәсе губернаторы урынбасары Константин Ермаков, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Ринат хәзрәт Раев, ТРның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, «Урал аръягы» татарлар конгрессы рәисе Марат Юнысов, Курган өлкә Думасы депутаты, бюстны куйдыруда төп матди ярдәмне күрсәткән Марат Исламов, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров, Курган шәһәре башлыгы вәкаләтләрен вакытлыча башкаручы Антон Науменко һәм башкалар катнашты.

Истәлекле корылма «Библиотечный» скверы территориясендә урнаштырылган. Бюст авторы – Винера Абдуллина. Винера Абдуллина танылган скульптор һәм бүген Санкт-Петербург заманча сәнгате актив вәкилләренең берсе булып тора. Бүген һәйкәл Санкт-Петербургтан Курганга җибәрелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*