tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кузбасста «Tatar Party Prk» мәдәни фестиваленең өченче сезоны узды
Кузбасста «Tatar Party Prk» мәдәни фестиваленең өченче сезоны узды

Кузбасста «Tatar Party Prk» мәдәни фестиваленең өченче сезоны узды

Прокопьевск шәһәрендә «Tatar Party Prk» милли чарасының өченче сезоны төгәлләнде. Бу хакта Кузбасс татарларының «Илһам» гаилә традицияләре үзәге хәбәр итә.

Чараны Лилия Якутович һәм аның «Татар хатын-кызлары клубы» һәм «Кузбасс көньягы татарларының гаилә традицияләре үзәген» берләштергән яшьләр командасы оештырган.

Фестивальдә татар кунакчыллыгы һәм үзенчәлеге тәкъдим ителгән.

«Алтын көз» музыка кичәсендә кунакларга солистлар Илсур Зарипов һәм Ксения Беспалованың «Әлфинур» татар этнодуэты татар җырларын заманча яңгырашта тәкъдим иткән. Шулай ук төбәктәге башка җырчылар да чыгыш ясаган.

Аш-су мирасына аерым игътибар бирелгән. Кунаклар милли ризыклар: өчпочмаклар, өч төрле чәкчәк, балан бәлеше, кыстыбый, гөбәдия, кош теле, бавырсак, тутырма, казы һәм хуш исле татар чәе татып караган.

Шулай ук татарча стильдә ясалган фотозоналарда теләгән һәркем истәлеккә фото ясый алган, диелә хәбәрдә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*