Ләмберә районы Чирмеш авылы читендә мавыктыргыч мотоузышлар уздырыла башлады.
«Саранская гоночная команда» мотоцикл клубы, Ләмберә районы администрациясе ярдәме белән, Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Кышкы Кузямбай – 2025» мотоспорт ярышлары уздырды.
Кузямбай – чирмешлеләр өчен үзен-чәлекле урын. Борынгы риваятьләрдә шул авылның карт бае нәкъ шул урман аланында яшь хатынын яшереп тотканы һәм биредә хәзинәләр, серле табышлар булуы турында әйтелә.
«Саранская гоночная команда» мотоцикл клубы вәкиле Александр Медведев бу атамада урын белән тирән бәйләнеш һәм милли колоритны күреп ала: «Без җәйге ярышларны Чирмеш авылындагы «Эндуро» уздырдык инде. Биредә ярышлар үткәрү өчен яхшы урын: таулар, биеклекнең кискен менү-төшү табигый киртәләр. Гугл-карталардан якындагы урманның «Кузямбай» дип аталуы ачыкланды. Исем безгә бик ошады һәм безнең ярышларның рәсми атамасы да итеп алынды. «Кышкы Кузямбай – 2025» ярышы чын бәйрәмгә әверелде һәм дистәләгән тамашачыны җыйды», – дигән ярышны оештыручы һәм катнашучысы Александр Морозов.
Салкын да, кискен җил дә комачауламаган ярышучыларга. Кар трассасы янына Чирмеш, Ләмберә, Саранск һәм башка авыллардан халык күп иттереп җыелган. Трасса, сүз уңаеннан, Ләмберә техникасы белән чистартылган. Район администрациясе Саранск мотоклубын хуплап, бәйрәм уңышлы узсын өчен, барысын да эшләгән. Ярышның музыкаль өлешен «Алмаз» мәдәни-спорт үзәгенең күчмә клубы тәэмин иткән һәм иҗади номерларны Александровка һәм Пензятка авыл клубларының талантлы солистлары тәкъдим итте.
Мотоспорт бәйрәмендә теләгән һәркем катнашкан. Спортчылар мотоцикллар, сноубайкалар, квадроцикллар һәм снегоходлар кебек техника төрләре буенча төркемнәргә бүленгәннәр. Ярыш узышлары табигый рельефлы – таучыклар, тигезсезлекләр, киртәләр арасында барды. Барлыгы биш дисциплина буенча 50 кеше катнашты. Җиңүчеләр арасында Чирмеш авылыннан ике катнашучы җиңүчеләр рәтендә. «Мотокросс – класс открытый без шипов» номинациясендә беренче урынны Рушан Яфуняев алган, ә икенче урынны Риан Солдатов яулаган.
«Җәйге Кузямбай» да булыр, кунакчыл Ләмберә җирендә тагын берничә тапкыр очрашырбыз дип өметләбез.
Искәрмә. «Эндуро» инглиз телендә indurare – чыдарга, түзәргә дигәнне аңлата. Бу ярышларның катлаулылыгына карап, юлсыз, таш кыялар һәм башка киртәләр белән тутырылган махсуслаштырылган спорт трассаларында йөрүнең агрессив стилен күздә тота. Бу дисциплина өчен тиешле спорт мотоциклы (велосипед) техникасын кулланалар. Хәрәкәтнең даимилегенә ярышлардан тыш, эндурога кыска вакыт эчендә өстәмә ярышларның шартларын үтәү дә кертелгән.
Наилә НАСЫРОВА