Төркиядә язучы Фәүзия Бәйрәмованың “Күчем хан” тарихи романы төрек телендә басылып 
Фәүзия Бәйрәмованың “Күчем хан” романы себер татарлары тарихына караган беренче әдәби әсәр, шул ук вакытта ул документаль җирлектә язылган. Анда 16 гасырның икенче яртысында Русиянең Себер ханлыгына каршы алып барган яулап алу сугышлары, җирле халыкларның татар дәүләте өчен батырларча көрәше һәм ахыргы аянычлы язмышы тасвирлана. Шунысын да әйтергә кирәк, бу китап – Төркиядә дә Себер тарихына багышланган беренче зур, әдәби-документаль хезмәт.
facebook.com социаль челтәреннән алынды



