tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күлле Киме мәктәбендә күңелле очрашу узды
Күлле Киме мәктәбендә күңелле очрашу узды

Күлле Киме мәктәбендә күңелле очрашу узды

14 октябрь – Тыюлык эше хезмәткәрләре көне уңаеннан Сибгат Хәким музеенда Күлле Киме мәктәбе укучылары белән “Күлле Киме – балан, миләш иле” дигән темага әдәби-экологик кичә үтте.

Бу кичәдә “Ашыт” заказнигы хезмәткәрләре Рәшит Әхмәтҗанов һәм Гөлнара Габдрахманова  катнаштылар, бүләкләр тапшырдылар.

Әлеге чара музей җитәкчесе Гөлсинә Хәкимуллинаның  “Сибгат Хәким һәм Лена Шагыйрьҗан иҗатында табигать” дигән темага презентациясе белән барды.

Укучылар Халык шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр, соңыннан викторина уздырылды. С. Хәким сүзләренә язылган җырлар яңгырады.

Чыганак: atnya-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*