Чистай районының Түбән Кондрата авылында яшәүче Лидия Архипова куллары белән ясалган татар күн мозаика үрнәкләрен бер күргән кеше, кабат-кабат сокланыр!
Ул авыл мәдәният йортында методист булып эшли. Шулай ук, ул татар халкының борынгы һөнәре – күн мозаикасы белән дә шөгыльләнә.
– Бу һөнәр мине шактый күптән җәлеп итте. Авыл мәдәният йортында балалар белән эшләгәндә мин аларга татар читекләренең эскизларын аппликация техникасы ярдәмендә ясарга тәкъдим итә идем. Ә бервакыт иҗат семинарында чигүче ханымның гадәти булмаган станокта күн кисәкләрен теккәнен күрдем. Шуннан бу һөнәрне өйрәнү минем кечкенә хыялыма әйләнде.
Шулай итеп, күн мозаикасы Лидиянең тормышының бер өлешенә әверелә. Эш ничек башлана дигәндә, башта эскиз ясала.
– Аннан мин бизәкләр уйлап табам, кирәкле төстәге күн сайлыйм. Һәм шуннан соң гына, детальләрне кисеп, аларны читек җөе белән тегеп, пазл кебек җыям, – дип сөйли Лидия.
Һөнәрче бары тик чын күнне генә куллана. Ул чималның югары сыйфатлы, кимчелексез, тигез калынлыкта булуы мөһим, ди. Һәрвакыт яңалыкка омтыла, экспериментлар ясарга ярата, әмма һәрвакыт татар халкының милли бизәкләренә игътибар итә. Традицион бизәкләрне заманча элементлар белән яраштыра. «Элекеге стильне сакларга тырышам, ләкин үземнән ниндидер яңалык кертәм. Бер пар читек ясау ике атнадан алып бер айга кадәр вакытны ала», ди Лидия ханым.
Лидия хәзер дә бу эшкә өйрәнүеннән туктамый. Ул Казанда югары белем ала. Ул үзенә читек җөе буенча остаз эзли һәм таба да. Ял көнне остаханәгә танылган оста Илдар Шәйхетдинов дәресләренә йөри.
– Кызганычка каршы, бүгенге көндә осталарга күн табуы бик авыр. Шулай ук, борынгы техниканы саклау да җиңел түгел. Хәзерге вакытта халык һөнәрләренә җитәрлек игътибар бирелми. Шулай да, яшьләрнең кул эшләре белән кызыксынуы бик сөендерә, – ди Лидия. Эшләнмәләрен Чистай районы күргәзмәләрендә күрергә мөмкин. Лидиягә Оста ханым киләчәктә үзенең остаханәсен ачарга, яшь осталарны да күн мозаикасы серләренә өйрәтергә тели.
Лидия Архипова – үз эшенә тугры, талантлы оста. Аның куллары белән иҗат ителгән күн мозаикасы – ул гади генә кул эшләре түгел, ә татар халкының тарихы, мәдәнияты һәм күңел җылысы.