Татар кызлары элек-электән үз иткән чигү сәнгате соңгы елларда онытыла башлады. Инде хәзер Сабан туена атап сөлге, кулъяулык чигүчеләр дә юк диярлек. Менә шушы онытылган сәнгатьне кире кайтарырга, булган осталарны барларга кирәк дип санаучылар бер кызыклы проект игълан итте.
«Татарстан Республикасының чигүле картасы» дип атала ул һәм Татарстанда дус-тату яшәүче милләтләрне берләштерү, һөнәрче-осталарга ярдәм итү, милли чигүле эшләнмәләрне популярлаштыру кебек максатларны колачлый. Аны Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысасында республиканың Мәдәният министрлыгы, «Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр Советы», Татар мәдәни ресурс үзәге оештырды.
«Татарстан Республикасының чигүле картасы» проекты нидән гыйбарәт булуын болай да чамалыйсыздыр. Чигү белән шөгыльләнүче оста куллар үзләренең төбәкләрен чагылдыра торган фрагментлар тәкъдим итәчәк. Һәр районның горурланып сөйли торган урыннары, шәхесләре, тәм-томнары, эшләнмәләре, символлары була бит. Оештыручылар менә шул үзенчәлекле элементларны берләштерергә ярдәм итсә, осталар аны чигүгә төшерә. Нәтиҗәдә, республиканың 45 районыннан җыелган 45 фрагменттан, нәкъ җырдагыча, асыл һәм ефәк җепләр белән чигелгән Татарстан картасы килеп чыгачак. Аны безгә 30 август – Республика көнендә күрсәтергә вәгъдә итәләр. Соңыннан әлеге карта Татарстанның Милли музеенда урнаштырылачак.
– Һәр районның чиге бар. Бу чигелгән картада да яхшы күренәчәк. Осталар район үзенчәлекләрен генә түгел, ул районга хас төсләрне, орнаментларны да исәпкә алачак. Әйтик, әгәр районда күпләп чуашлар яшәсә, ул чуаш орнаменты булырга мөмкин. Бернинди чикләүләр юк, иң мөһиме – һәр районга үзен күрсәтергә мөмкинлек бирү, – дигән иде проект турында Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова.
Иң җитез осталар Чистайда икән. Чөнки иң беренче булып үз картасын нәкъ менә шушы район тәкъдим иткән. Гомумән, оста куллар сөенә-сөенә катнашкан бу проектта. Уңганлыкларын күрсәтү өчен бер мөмкинлек бит. Арча районы картасын чиккән Алия Фаздалова шулай ди.
– Рәсемен Арча сәнгать мәктәбе укытучысы ясап бирде. Ә чигүне өч төрле техника кулланып башкардым: келәм чигүе, тамбурлы чигү һәм тоташтан чигү. Бу техникалар юкка гына сайланмады. Арча музеендагы чигү эшләнмәләрен өйрәнгәннән соң, нәкъ менә шуларга тукталырга булдык. Үзем келәм чигү белән шөгыльләнгәч, бик рәхәтләнеп, бик теләп катнаштым проектта. Картадагы һәр элемент Арча турында сөйли, һәр элементка аерым мәгънә салынган, – дип сөйләде ул безгә.
Әлки картасын район мәдәният йортында костюмнар бүлеге мөдире Сөембикә Хәмитова чиккән. Чигелгән картада районда яшәүче халыкларның – чуаш һәм татарларның милли бизәкләре һәм символлары да төшерелгән. Әйтик, лалә чәчәге ул – яңарыш һәм татарларның кунакчыллыгы билгесе. Кырлардан баручы дөяләр кайчандыр Әлки төбәгендә бөек сәүдә юлы узуы турында сөйли икән.
Югары Ослан районының чигелгән картасына күз салсаң, анда яшәүчеләрнең балык тотарга яратуын, алай гына да түгел, районның төп шөгыле шул булуын күрәсең. Югары Ослан районы балыкчылар, капитаннар династияләре белән дан тота бит. Картаны чиккән оста кызлар – Татьяна Тюрина, Анастасия Еремеева, Ксения Анохина да шуны чагылдырырга тырышкан.
Лилия Гыймазова
Чыганак: vatantat.ru