tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күңеле матур Ак әби
Күңеле матур Ак әби

Күңеле матур Ак әби

Аларның гомер юлы сикәлтәләрсез, җиңел генә үтмәгән. Сугыш авырлыклары, якыннарын югалту ачысы, аттай җигелеп эшләүләр – болар барысы да өлкәннәребезнең башыннан үткән сынаулар.

Шушы көннәрдә үзенең бер гасырлык гомер бәйрәмен тыл һәм хезмәт ветераны Нәсимә Әхмәди кызы Касыймова да билгеләп узды. Аны котларга һәм изге теләкләрен белдерергә ра-йон башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов үзе һәм ветераннар советы, социаль яклау идарәсе вәкилләре килгән иде.

Олы яшьтә булуына карамастан, Нәсимә апа үзе-нең ачык акыл белән фикер йөртүе, тормышны яратуы белән таң калдыра. Ул рәхәтләнеп газеталар укый, көн дә телевизордан яңалыклар тыңлый, иле-бездәге сәясәт белән бик нык кызыксына, Коръәнен дә укый, биш намазын да калдырмый.

Нәсимә Касыймова мәга-риф өлкәсендә хезмәт куйган хөрмәтле шәхес, 1970 елдан алып лаеклы ялга чыкканчы социаль тәэминат бүлегендә әйдәп баручы белгеч булган. Тормыш иптәшен иртә югалтканлыктан, ике баланы ялгызы гына аякка бастырырга туры килгән аңа. Нәсимә апа фидакарь хезмәте өчен дәүләт бүләкләре, күп төрле Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

– Аллага шөкер, акылым, зиһенем бар, күңелем һәрчак күтәренке. Менә биш ел инде улым һәм аның гаиләсендә шушындый матур тормыш кичерәм. Балаларга рәхмәтем зур, әйбәт карыйлар. Мине шулай хөрмәтләп котларга килүче җитәкчеләрне күргәч тә бик шатландым әле, – дип куанычын белдерде Нәсимә апа.

Чыганак: almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*