tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күңелем серләре
Күңелем серләре

Күңелем серләре

Иске Кулаткы районы Урта Терешка авылы урта мәктәбендә “Күңелем серләре” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Анда бөтен гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлаган педагогик хезмәт ветераны Равилә Люкман кызы Фазлованың яңа гына табадан төшкән китабы укучыларга тәкъдим ителде.

“Әлеге китапны бик тә аз тираж белән, әмма чиксез киң күңел белән иң якын кешеләрем, туганнарым өчен махсус чыгардым”,- диде Равилә Люкман кызы.

“Күңелем серләре” китабы Равилә ханымның дус-тату гаиләсенә, аның белән бергә хезмәт иткән, тормыш юлыннан үткән, аралашып яшәгән якташларына багышланган.

Кичәнең кунагы Фирүзә Ибраһим кызы Юнусова туган авылының үрнәк, талантлы гаиләләре, тиздән басылып чыгачак китабы турында мавыктыргыч итеп сөйләде.

Мәктәп укучылары һәм педагогларының чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Авыл китапханәчесе Х.Г.Байкиева очрашуны бик тә матур алып барды, һәрбер катнашучыны җылы итеп сәламләде.

Әдәби кичә халкыбыз гимнына әверелгән “Туган тел”не күмәкләшеп җырлау һәм истәлеккә фотосурәткә төшү белән тәмамланды. Ә чәй өстәле артында авылдашлар вакытның бик тиз үтүе һәм якыннарның, туганнарның кадерен белеп яшәү кирәклеге хакында сөйләделәр.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*