Самараның “Шатлык” татар балалары клубында беренче бәйрәм – балалар Сабан туе узды.

Балалар клубы җитәкчесе Алия Арсланова, кунакларны сәламләп, аның төп юнәлеше белән таныштырды. “Максатыбыз — сабыйларда туган телдә сөйләшү теләге уяту, халкыбызның гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре белән таныштыру. Киләчәктә “Шатлык” клубында яшүсмерләр өчен дә төрле чаралар үткәрергә ниятлибез, — диде ул.
Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директорлары вазифаларын башкаручы Фәрхәт Мәхмүтов “Шатлык” балалар клубына үсеш һәм чәчәк ату теләп, “Курчак театры” һәм уку әсбаплары бүләк итте.
Рәсми өлеш тәмамланганнан соң, балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бәйрәмне алып баручылар Илмира Мәҗитова (ул “Шатлык” клубында хореография дәресләрен алып барачак), Дамир Шәрәфетдинов (сәләтле аниматор, өметле хоккейчы), өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзалары Илнур Бикколов һәм Карина Арсланова балалар белән чүлмәк вату, аякка капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерү кебек милли уеннар уйнадылар. Сабыйлар, уенчык атларга атланып, ат ярышларында да катнаштылар, әти-әниләре белән бергәләшеп аркан да тартыштылар. Татар халкының “Агыйдел” уены аеруча җанлы узды. Илмира апалары парсыз калучыга “җәза” биреп, биетте, шигырьләр сөйләтте.

Сабыйлар телләрне тиз отып алалар. Тумыштан татарча гына сөйләшкәннәре дә, балалар бакчасына йөри башлау белән рус телен тиз аңлый,иркен сөйләшә башлыйлар, — дип үз тәҗрибәсе белән уртаклашты өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты, өч бала анасы Альбина Мәхмүтова. Ул бәйрәмдә катнашкан яшьләр белән каһарман якташыбыз, танылган рәссам, шагыйрь Гакыйль Сәгыйров сүзләренә язылган “Җүрәем” җырын башкарып, чарага тагын да ямь өстәде.
Бүгенге бәйрәмдә балалар татар халык уеннары уйнап, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Ата-аналар да яңа танышлардан, аралашудан канәгать калганнардыр дип ышанам. Беренче балалар Сабан туенда, әлбәттә, кимчелекләр дә булгандыр. Бу клубыбызның да беренче бәйрәме булуын истә тотып, ата-аналар да, мөхтәрәм кунаклар да хаталарыбызны гафу итәрләр дип уйлыйбыз, — дип бәйрәмгә нәтиҗә ясады Алия Арсланова. Ул балалар Сабан туен оештыруда ярдәм итүчеләргә, бәйрәмне күтәргән мөхтәрәм кунакларга рәхмәт белдерде, ә алып баручыларга өлкә “Бердәмлек” татар газетасына язылу өчен сертификатлар тапшырды.
Әминә ШИҺАПОВА