Тубылда яшәүче хөрмәтле якташыбыз Колмәмәтова Әшрәф Хәйретдин кызын соңгы юлга олылап озаттылар. Сумкино территориаль бүлекчәсе вәкилләре, шәһәрдән килгән күп кеше мәрхүмәне бары тик уңай яктан искә алып, җылы сүзләрен, теләкләрен юлладылар.
Әле узган елны Әшрәф әбидә кунаката булган идек. Бик гадел, динле, аралашучан, кунакчыл әби күңелләребездә якты хисләр калдырды. Хаҗда булган кичерешләре белән уртаклашты. Аның арабыздан китүенә багышлап Коръән аятьләрен укып Сумкино мәчетендә дә мәрхүмәне искә алдылар. Илдар хәзрәт Алеев догаларын юллады.
Тыл һәм сугыш ветераны “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медале, юбилейлы медальләр, “Ана даны” медале белән бүләкләнгән сугыш һәм хезмәт ветераны 97 яшендә бакыйга күчте. Әшрәф әби Колмәмәтованың гомере ислам дине белән бәйле була. Аллаһыга ышанып яши, лаеклы ялга чыкканнан бирле намазда була. 85 яшендә хаҗ кылу бәхетенә дә ирешә. Хаҗ гамәлләрен үтәп кайткан Әшрәф Хәйретдин кызы исән чагында якташлары белән очрашып изге сәфәр турында сөйләргә ярата иде. Тормыш юлында Әшрәф әби төрлесен күрә. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 14 яшь була. Яшүсмер чагыннан авыр эштә чыныгып үсә. Бөек Ватан сугышы елларны бу буын вәкилләренең роле зур була. Аларның көндәлек авыр хезмәтләре дә батырлык булган. Аның истәлекләрен тыңлаганнар аңлыйлар, ул тылдагы барлык авырлыкны үз җилкәсендә күтәрүчеләрнең берсе булган ветеран иде. Ватанны, туган илен бу буын вәкилләре фронта гына түгел, тылда да саклаганнар. Әшрәф әби төзелеш эшләрендә хезмәт итеп лаеклы ялга чыга. Ул соңгы көннәренә кадәр туган авылы Кызылбайны, авыр сугыш елларын хәтерендә саклый. Хаҗ гамәлләрен, анда кичергән хисләрен сагынып сөйли. Аның тормыш иптәше дә Бөек Ватан сугышы ветераны була. Измаил Абдулла улы да инде күптә вафат. Колмәмәтовлар җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Әшрәф Хәйретдин кызы якыннарының, оныкларының хөрмәтендә яшәп, аларга үрнәк булып гомер кичерә. Сумкино микрорайонында яшәүче Әшрәф әби Колмәмәтованы якташларыбыз соңгы юлга хөрмәтләп озаттылар. Авырлыкларга бирешмәгән, сынмаган, сыгылмаган әбинең урыннары оҗмахта булсын. Әшрәф әбинең арабыздан китүе барчабыз өчен дә зур югалту булды. Якыннары, якташлары Әшрәф әби Колмәмәтованы сагынып искә алалар.
Римма Умитбаева