Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Бишбүләк районы бүлекчәсе район һәм Кыңгыр-Мәнәвез авыл биләмәсе хакимиятләре, шулай ук авылның үткәненә хөрмәт белән караган, киләчәген кайгыртып яшәгән кешеләр ярдәме белән күркәм чара үткәрде – Кыңгыр-Мәнәвез авылында “Печән өсте” бәйрәме узды.
Үткәннәргә хөрмәт белән
Игенченең тормышы мул уңышка бәйле, шуның өчен бу йола безнең халыкта аеруча мөһим булган. Мондый йолалар һәр печән өсте алдыннан үткәрелгән. Вакыт узу белән алар халык бәйрәменә әверелгән. Әлбәттә, еллар узу белән чалгы белән печән чабулар да юк дәрәҗәсендә, ат хезмәте дә, атлары да, арба эзләре дә азайды. Гомумән, кул хезмәте кимеде, печән җыюны халык белми дә калган вакытлар җитте: трактор чаба, җыя, төйи. Дөрес итеп чалгы кайраучылар да шул өлкән буын арасында гына инде. Ә менә Кыңгыр-Мәнәвездә узган чара күпләрне балачагына, яшьлегенә алып кайтты, ә яшь буын татар халкының бихисап йолалары белән танышты. Бүгенге тормышыбыз тулысынча диярлек техникага корылса да, ата-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен, үзебезнең тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне онытырга тиеш түгелбез. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.
Кунакчыллык безнең канда
Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы биредә ике көн дәвам итте. Урындагы бүлекчә җитәкчесе Лилия Мусаева аның программасын да бик эчтәлекле итеп төзегән. Шуңа килгән кунаклар: Бишбүләк районы хакимияте вәкилләре, Кыңгыр-Мәнәвез авылы биләмәсе башлыгы Марат Яхин, әлеге чараның төп иганәчесе – Бишбүләк районының шәрәфле шәхесе Рәмил Кыямов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, республикабызның төрле районнарында эшчәнлек алып барган әлеге оешманың бүлекчә җитәкчеләре һәм әгъзалары, Татарстан Республикасы һәм Пермь краеннан килүчеләр, урындагы халык аннан алган тәэссоратларын, соклануын яшермәде.
Гомумән, Кыңгыр-Мәнәвез авылы элек-электән талантларга бай булган. Әлеге бәйрәмдә шушы төбәкнең танылган шәхесләре белән берлектә, Кыңгыр-Мәнәвез авылында туып-үскән, Фәйзи Гаскаров исемендәге халык биюләре ансамбле солисты, Башкорт АСССРының халык артисты Марс Сәфиуллинның улы – Айнур Сәфиуллин да катнашты. Әтисе эзеннән китмәсә дә, аның эшчәнлеге сәнгать өлкәсе белән бәйле. Уфа дәүләт сәнгать академиясен һәм Русия театр сәнгате институтын тәмамлаган Айнур Сәфиуллин күпләргә Константин Хабенский җитәкчелеге астында үткәрелгән “Поколение Маугли” бөтенрусия хәйрия проектының куючысы буларак та таныш.
Тарих эзләре буйлап
Чараның беренче көне авылның тарихи урыннарына сәяхәт кылуга багышланды. Кунаклар Ает авылында урнашкан яугир-шагыйрь Фатих Кәримнең музеенда булып, аның тормыш юлы турында бай мәгълүмат алды. 1200 кеше яшәгән матур авылда халыкның мәнфәгатьләрен канәгатьләндерерлек барысы да бар: урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты эшли. Кунакчыл, уңган, талантлы кешеләр яшәве дә урамнарына килеп керү белән күзгә ташлана. Авыл биләмәсе башлыгы Рәсил Гыймазетдинов авылны төзекләндерүдә ярдәм күрсәтүчеләргә, аерым әйткәндә Рәмил Кыямовка зур рәхмәтләрен җиткрде. Менә тиздән Рәмил Рәсим улы башлангычы һәм ярдәме белән шушы авылда туып-үскән Советлар Союзы Герое Хәмит Гаделшинга да бюст ачылчак.
Фатих Кәрим музее да биредә 1971 елдан бирле эшли. Ул язучы-шагыйрьнең туган йорты нигезендә урнашкан. Музей мөдире Рәйсә Хафизова кунакларга искиткеч экскурсия оештырды, якташының биографиясендәге билгеле һәм күпләргә әлегәчә билгесез булган фактларны җиткерде.
Ага чишмә чылтыр-чылтыр…
Кыңгыр-Мәнәвез (Корган) авылының тирән тамырлы Салаватовлар нәселенең Шәҗәрә бәйрәме дә бик үзенчлекле булды һәм Салават коесы янында оештырылды. Әлеге бәйрәмне үткәрү өчен бу урынны юкка гына сайламаган алар, вакытында чишмәгә шушы нәсел вәкилләре нигез салган һәм бүгенге көнгәчә Салаватовлар ата-бабаларының васыятен үтәп яши, чишмәсе дә ургылып ага, ә туганнар бик тату булып, туган нигезләрен корытмый, авылның киләчәген кайгыртып, күркәм гомер итә. Вакытында авыл киленнәрен нәкъ бирегә алып килеп, су юлы күрсәткәннәр. Мәсәлән, Мәгъмурза апа Фәйзуллина Кунаккулдан – 1957 елда, Кыңгыр-Мәнәвездән Ләйлә Салаватова -1981 елда, Бүздәктән Рима Хәмит кызы – 1987 елда, Учалы кызы Рима 1992 елда бу авылга килен булып төшкәннәр. Байтак еллар үтсә дә, Салават коесына беренче тапкыр суга килүләрен алар яхшы хәтерли һәм бу эзне корытмыйлар. Бүгенге көндә дә туйлар борынгы йолалар буенча үткәрелә. Әйтергә кирәк, Кыңгыр-Мәнәвез авылы тирәсендә чишмәләр бик күп, һәрберсенең үз атамасы, үз тарихы бар. Соңгы елларда аларның күбесе төзекләндерелгән һәм күркәм төс алган. Бу уңайдан корганлылар авыл биләмәсе башлыгы Марат Яхинга бик рәхмәтле. Әйткәндәй, әлеге чараны оештыруда да Марат Ринат улы зур көч салды.
Монда каты яулар барган
Кыңгыр-Мәнәвез авылы әллә ни зур булмаса да, бай тарихлы ул. Һәрбер чор үзенең тирән эзен калдырган. Шулай, чираттагы сәяхәт сугыш узган урыннар буйлап дәвам итте. Авыл янындагы тау башында кунакларга театрлаштырылган тамаша тәкъдим ителде. Мәгариф ветераны Нурия Гыйззәтуллина тарихи вакыйгаларны яңартканда, җыелучылар үзләрен шул чорларга сәяхәт кылып кайткандай хис итте. 20нче елларда авыл янында гына каты яулар барган. Бүгенге көнгәчә биредә 41 окопның урыны бар. Төрле елларда мәктәп укучылары биредә үзләренең остазлары белән эзләнү эшләре алып барган. Анда табып алынган байтак экспонатлар авыл музеена тапшырылган. Нурия Әнвәр кызы мәктәптә урнашкан музей буйлап та эчтәлекле экскурсия үткәрде.
“Алар – безнең горурлык!”
Ә кичен халык мәдәният учагына җыелды. Концерт башланыр алдыннан мәдәният йорты фойесында кунакларны җылы очрашу көтте. Биредә легендар биюче Марс Сафиуллин, хезмәттәшебез – журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Сөләйманов, Русия һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы, “Якты юл” гәзите хезмәткәре, “Республика Башкортостан” гәзитенең үз хәбәрчесе Римма Солтанова, “Башкортстан татарлары конгрессы” һәм “Ак калфак” бүлекчәләре җитәкчесе Лилия Мусаева һәм башкаларга багышланган стендлар әзерләнгән инде. Аларның һәрберсе үзенең иҗатына байкау ясады. Ә Айнур Сәфиуллин әтисе белән бәйле хатирәләрне яңартты һәм якташларына газиз кешесе турында истәлекне саклаулары һәм зур хөрмәт күрсәтүләре өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Их, печән чабулары!..
Ә икенче көнне барысы да авыл янындагы акланга җыелды. Бу көнне һәркем күңеле белән болын-кырларда хуш исле печән хәзерләгән чакларына кайтып килгәндәй булгандыр. Әй, ул чаклар! Печән өсте дисәң дә печән өсте иде шул! Аңа әзерлек иртә яздан ук башлана: ир-егетләр чалгы-тырмаларны барлап куя. Бер урында чалгы чүкиләр, икенче берәүләр тырма ясый, аларның сынган тешләрен төзәтә. Менә нәкъ шундый мохиткә килеп эләктек: авылның осталары әзерләгән күргәзмәләр шуларны чагылдырды. Һәрбер нечкәлеккә игътибар бирелгән. Авыл кешесенең печән өсте белән бәйле хезмәте, эш барышы тулысынча тасвирланды. Ул гына да түгел, элекке вакытлардагы кебек печән чабучыларны сыйлау өчен тәкәсен дә симерткәннәр, каймаклы катык, әйрән дә әзерләп куйганнар, чалгы-тымалары да барланган.
Тамаша да бик күркәм башланып китте. Авыл картлары, болынга чыгып, печәннең җитлеккәнме-юкмы икәнен ачыклый. Алар фатыйхасын биргәч, печәнгә төшә халык. Менә еракта печәнчеләр үзләре дә күренде. Ике бригада эшчеләре очрашкач, бераз күңел ачып алдылар һәм эшкә тотындылар.
Безнең халык һәрбер эшне дога белән башлаган. Менә авыл мулласы көннәрнең имин, эшләрнең уң баруын теләп дога кылгач, җиңел аяклы, җиңел куллы, тәҗрибәле ирләр, чалгыларын селтәп, беренче покосларны алып китттеләр. Чалгылары яхшы тапалганмы, егетләре шундый уңганмы, зур яланның үләне шул арада чабып салынды. Хатын-кызларга да эш җитәрлек: ирләрнең эшләре өзелмәсен өчен йөгертеп әйрән китерәләр. Ә аннары үзләре дә кызу кояш астында кибә барган печәнне әйләндереп, җыя баралар. Күз алдында зур-зур печән өемнәре хасил булды. Эш авыр булуга карамастан, печән кипкән арада вакытларын җыр-бию, уеннар белән үткәрделәр.
Аш эшне калдырмый. Кызу кояш астында тирләп-пешеп эшләүчеләр өчен хатын-кызлар табын корды. Яшел чирәмгә ашъяулыклар җәелеп, анда учакта тәгәрәтеп пешерелгән бәрәңге, йомырка , күпереп пешкән икмәк, милли ризыклар тезелде. Билгеле, элек әлеге кебек суыткычлар булмаган, шуңа ата-бабаларыбыз итне җәй көннәрендә кулану өчен тозлап һәм каклап куйганнар. Менә печәнчеләргә яңа суелган һәм тозланган сарык итеннән казанда шулпа әзерләнде. Аның хуш исе тирә-якка таралды һәм бәйрәмдә катнашучыларны да үзенә чакырды.
Печән чабу, печән җыю тиз һәм бердәм эшләнде. Менә нинди уңган, тырыш, бердәм булган безнең халык һәм бүген дә шундый булып кала. Әлеге чара да моны ачык күрсәтте.
Рухи мирасыбызны саклыйк!
Эшләр төгәлләнгәч, Люция Вафина җитәкчелегендәге “Ак калфак”лы ханымнар җыелышып киңәш корды, әлеге чарадан алган тәэссоратлары белән уртаклашты. Лилия Мусаева һәм аның командасына, әлеге башлангычны күтәреп алучылар, ярдәм итүчеләргә бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады.
Әйе, гореф-гадәтләр, йолалар – безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз. Алар буыннан-буынга күчеп, ата-бабаларыбыз мирасы булып безгә дә килеп җиткән. Димәк, без дә, бу тарих чылбырын өзми, киләсе буыннарга тапшырырга тиешбез. Менә мондый чаралар үткәрелә икән, туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыра алачакбыз һәм бөек милләт булып яшәвебез дәвам итәчәк. Люция Ябир кызы да күчмә утырышка йомгак ясап, шундый фикерен җиткерде.
Бу бәйрәм урындагы халык өчен дә зур әһәмияткә ия булды, шул ук вакытта Бишбүләк районында яшәүче төрле милләт вәкилләренең үзара дус, тату, ярдәмләшеп яшәүләрен дә күрсәтте. Районда эшчәнлек алып барган төрле оешмалар үзләренең тирмәләрен корып, милли мохит булдырып, кунакларны ихлас кабул итте. Җыелучылар рәхәтләнеп кыр эшләре техникасы күргәзмәсен карады, мотоблокларда ярышуны күзәтүчеләр дә күп булды, ә милли уеннарда теләге булган һәркем катнашып, үзен сынап кына калмады, тагын бер елга җитәрлек көч-куәт алды. Әйе, бу чара киләчәктә ел саен үткәрелеп, Кыңгыр-Мәнәвез авылының бренды булып китүенә дә ышаныч зур. Һәрхәлдә, оештыручылар да, кунаклар да, чарада катнашучылар да шундый фикер белдерде. Шулай булсын иде, чөнки аның әһәмиятен бәһалап бетергесез: күптән күрешмәгән туганнарны, авылдашларны очраштырды, таныштырды, дуслык күперләре салды, үткәннәр белән киләчәк арасындагы бәйләнешне ныгытты.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Башкортстан.
Автор фотолары.