27 майда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты була. Илһам Шакировның 90 еллык юбилеена багышланган концертта ике чор кисешәчәк. Үткәннән кайтаваз булып яңгыраган Илһам Шакиров җырлары һәм «Калеб» яшь буын иҗатчылары тудырган яңа җырлар, бер җепкә үрелеп, кабатланмас аһәң тудырачак.
«Калеб» яңа буын җыр җыенының оештыручысы, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әлеге концертның максаты – Илһам Шакировны искә алу, «Калеб»тә туган җырларны яңгырату, элеккеге һәм заманча җырларны чагыштырып анализ ясау, дип билгеләп үтте
«Калеб», «Илһам Шакиров» дигәндә, бу исемнәр һәрберсе безгә кадерле. «Калеб» 11 ел эшләп килә, тик хәзер без элеккеге кебек актив эшләмибездер, хәзер безгә нәрсә илһам бирә, канатландыра – без шуның белән шөгыльләнәбез, чөнки һәрберебезнең төп эшләребез бар», – диде Гүзәл Сәгыйтова «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
Шулай ук, ул 2020 елдан бирле эшләп килгән «Безнең җыр» лабораториясе турында да әйтеп китте. Аның сүзләренчә, бу лабораториядә композитор, шагыйрь һәм җырчылар берләшеп, яңа җырлар иҗат иткән.
«Бу яңа җырлар вокалистларның концертларында башкарылса да, гала-концерттан соң аларны күрсәтә алмый идек, тик аларны популярлаштыру теләге зур иде. Узган ел Зөлфия Авзалова «Калеб»ләрне яратуын һәм Әлфия Авзалованың концертын бергә эшләү теләген белдергән иде. Бу уй туу белән үк, без аны «Кайтаваз» дип атарга булдык. Талантларыбыз күп, аларның бүгенге иҗатчыларга да тәэсире зур. Оештырылган концертта без Әлфия апаның җырлары белән «Калеб» җырларын да тамашачыга җиткердек, аннары озак вакытлар бу чарадан соң канатланып йөрдек. Һәм шушындый «Кайтаваз»ны Илһам Шакиров белән дә дәвам итәргә булдык, февраль аена ук планлаштырылган концертны, рәсми чаралар булу сәбәпле май аена калдырдык», – дип тәмамлады сүзен «Калеб» яңа буын җыенын оештыручы.
Концертның программасы турында әлеге чараның режиссеры Лилия Әхмәтова сөйләде. Ул, чараның үзенчәлеге булып – концертта Илһам Шакировка багышланган шигырьләр яңгырау һәм театраль ут куелышы булуын әйтте.
Әлфия Авзаловага багышланган беренче «Кайтаваз»да да, Илһам Шакиров концертында да ут куелышы Илшат Сәяхов кулында булуы хәбәр ителде.
Илһам Шакировка багышлап шигырь язучылар арасында шагыйрь Булат Ибраһим да бар. Матбугат очрашуында ул җырчыга багышлап язган шигырен укып китте.
«Илһам абый, әлбәттә, беренче чиратта җырчы. Ләкин, шул ук вакытта, ул күп кенә шагыйрьләргә «азык» биргән, һәм аларга шигърияттә яңа юл ачкан кеше икәнен дә әйтергә кирәк. Язучыларның күп кенә кызыклы истәлекләре бар Илһам абый турында. Разил Вәлиевны да җыр сәнгатенә Илһам Шакиров алып кергән, студент чакта аның янына килеп, шигырь кирәклеген әйткән. Безнең «Калеб»челәр буыны бәхетле буын, чөнки алар Илһам абыйны күреп, аның белән исәнләшеп, кочаклашып, аның җырларын үзенең башкаруында ишеткән кешеләр», – диде ул.
«Кайтаваз. Илһам Шакиров» концертында катнашучылар: Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, Эльза Исламова, Илүсә Хуҗина, Азат Каримов, Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Гөлназ Закирова, Айгөл Гардисламова, Алсу Фәйзуллина, Динар Шәрәфетдинов, Элина Сафина, Рөстәм Хөсәенов.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar