tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Күп сынаулар аша узган 90 яшьлек Аксубай ветераны бүгенге тормышка сөенә
Күп сынаулар аша узган 90 яшьлек Аксубай ветераны бүгенге тормышка сөенә

Күп сынаулар аша узган 90 яшьлек Аксубай ветераны бүгенге тормышка сөенә

Сугыш чоры баласы, Зөлхия Әхмәтҗанова совхозда теләсә нинди эшне намус белән башкарган. Зөлхия Ибраһим кызына «МЮД» хуҗалыгында ике директор җитәкчелегендә эшләргә туры килә.

Ветеран Кузьма Деревянкин турында да, Рәшит Низамов турында да җылылык белән сөйләде.

– Алар эшчеләрне хөрмәт иттеләр, – дип искә алды ветеран.

Лаеклы ялга чыкканчыга кадәр Зөлхия Ибраһим кызы совхозда төрле участокларда хезмәт куйган. Гаилә муллыкта яшәсен, уллары Дилавар, Илдар һәм Илнурның барысы да җитеш булсын өчен, гектарлап чөгендер эшкәрткән. Хуҗалык хезмәт хакын да вакытында түләгән, Әхмәтҗановларның уллары да яшьтәшләреннән бер дә ким киенмәгән, тамаклары да тук булган.

Сугыштан соң яшь кыз Лениногорск янындагы Писмән авылында вербовка буенча эшли.

Юбиляр үзенең тормыш тарихы турында рәсми кунак – район хакимияте аппараты җитәкчесе Рәис Галиевка бәян иткәндә, еракта калган яшьлек елларына әйләнеп кайткандай булды, әбекәйнең күзләре сөенечтән балкыды.

– Авыр булды, әйе, мин төзүчеләр өчен эремә әзерләп тордым, кирпеч бушатырга да, тезергә дә туры килде, – дип хәтерен яңартты тантана сәбәпчесе. – Әмма мин язмышымнан зарланмыйм. Анда мин үземнең булачак тормыш иптәшем Хәйдәрне очраттым һәм ана булу бәхетенә ирештем.

Олы улы Дилавар Әхмәтҗанов, әнисе кебек үк, гомерен авыл хезмәтенә багышлаган. Ул гаиләсе белән Мюд поселогында яши һәм көн саен әнисенең хәлен белеп тора. Илдар белән Илнур да, Чаллыда КамАЗ предприятиесендә эшләүләренә карамастан, әниләре янына мөмкинлек булган саен ашкынып кайталар.

Улларның әниләренә карата үтә ихтирамлы һәм кайгыртучан булулары аларның һәр хәрәкәтеннән, күз карашларыннан күренеп тора. Алар район хакимиятенең өлкәннәргә карата шундый игътибар күрсәтүләренә чын күңелдән шатландылар һәм рәхмәт укыдылар.

Рәсми кунак Рәис Галиев тантана гаеплесе Зөлхия Ибраһим кызын истәлекле туган көне белән ихлас котлап, истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярны җирле үзидарә башлыгы Татьяна Зюзина да җылы тәбрикләде, күңел түреннән чыккан изге теләкләрен җиткерде.

Әбекәй исә уллары янәшәсендә утырып, алты оныгы һәм ун оныкчыгының нинди игелекле, ярдәмчел булулары турында, Аллаһы Тәгаләдән аларның сәламәтлекләрен, бәхетләрен сорап, догалар укуы турында сөйләде.

Чыганак: aksubayevo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*