Ульяновск шәһәре башлыгы Александр Болдакин ун бала атасы Надир Сатдиновка “Ата даны” почет билгесен тапшырды.
Надир белән Венера Сатдиновлар ун бала тәрбияләп үстергәннәр. Надир – “Ата даны” почет билгесе иясе, ә Венера “Герой-ана” дигән олуг, зур исемгә лаек булган.
Сатдиновларның олы балалары үзләре инде гаиләләр корып җибәрергә өлгергәннәр. Сокланмый мөмкин түгел: икесенең гаиләләре күпбалалы гаилә булып исәпләнә. Ныклы, дус-тату гаилә балалар өчен тормыш мәктәбенә әверелә һәм яхшы шытымнар бирә, ди алар.
“Сатдиновлар кебек гаиләләр безнең барыбыз өчен дә үрнәк булырга тиеш. Нәкъ менә шундый гаиләләрдә җәмгыятебезнең әхлакый фундаменты – нигезе салына һәм бер-береңне хөрмәт итү, олылау, җаваплылык, якыннар турында ихлас кайгырту кебек кыйммәтләр буыннан-буынга тапшырыла.
Күпбалалы гаиләләргә булышлык күрсәтү, ярдәм итү – төп өстенлекләрнең берсе. Алар тормышларын туган җирләрендә корып, уңайлы шартларда рәхәтләнеп яши алсыннар өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез, бу максатта күпбалалылар кварталындагы инфраструктураны үстерәбез. Гаилә – иң кыйммәтле казанышыбыз һәм Ульяновскиның киләчәккә ышанычы”,- дип белдерде шәһәребез башлыгы.
Чыганак: emet73.ru