Миллионлаган гомерне юк иткән канлы сугыш беткәнгә дә 80 ел үтеп китте. Хәзер, илебезнең батыр уллары тагын да яңа вәхшәт белән күзгә-күз очрашкач, ул елларның ачысын, тылда хезмәт итүчеләрнең тормышын тирәнрәк аңлыйбыз. Без күргәнне сезгә күрергә язмасын, дип гел кабатлыйлар иде әти-әниләр.
Төмән районының Индрәй авылында гомер итүче Нурхия апа Имаева сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә татыган. Нурхия Айсаттин кызы Талмы авылында туа. Әтисе илне сакларга киткәндә, әниләре Рокыя гаиләдәге 5 бала белән кала. «Кыр юа, кычыткан ашадык, – дип искә ала ул. – бер бәрәңге тапсак, аны көне буена җиткерә идек. Яртысын турыйбыз да, аш пешерәбез.
Сугыштан соңгы елларның авырлыгы үзәккә үтте. Бик истә калган. Салымнар күп иде. Мал, кош-кортың бармы-юкмы икәнлеген карап тормыйлар – вакытында түлә генә. 12 кг сары май, 47 кг ит, 100 йомырка, әллә ничә кг йон булганлыгы исемдә.
Яшүсмер вакытта кием булмаган, шул бер киемдә йоклаган да, эшкә дә киткән. 50 тиенлек ситсадан тегәбез, бәз 70 тиен – аны ала алмый идек.
Гаиләдәге 2 ир баланың берсе – 2, икенчесе 13 яшендә үлеп киттеләр. Ул вакытта авыруга дару юк иде. Бер сеңелем 67 яшендә мәрхүм булды. Мин – иң олылары.
Талмыда 4 класс укыдым, аннары Шыкча җидееллык мәктәбен тәмамладым».
Заманы өчен зур гыйлем саналган бу. Нурхия апа Төмәнгә эшләргә чыгып китә. 3 елдан соң, туган «Кызыл Байрак» колхозына кайтып, тракторчылар бригадасына хисапчы булып урнаша. Мәктәптә дә бухгалтер булып эшли. Аны 1953 елда Алтайга бухгалтерлыкка укырга җибәрәләр. Анда 1 ел югары укыту комбинатында белем ала, «өлкән бухгалтер» һөнәрен үзләштерә.
Кайтып, Индрәйдә кибеттә эшләп китә. Аннары Антипинога күчерәләр. Кооператив техникумда курсларда укып чыга. Бик яхшы билгеләргә укыганы өчен кибет мөдире булып эшләргә мөмкинлек ала.
Соңрак моторлар төзү заводында кладовщик вазифасын ышанып тапшыралар. Анда запас частьләрне өйрәнә, аларның сыйфатлы булуына карап, премияләр ала. 200 сумлап хезмәт хакы алган вакытлары була. Лаеклы ялга да хөрмәтләп заводтан озаталар. Нурхия апа Имаева 37 ел стаж белән 55 яшьтән соң 1986 елда пенсиягә китә.
Ул тыл һәм хезмәт ветераны, күп медальләре бар. Быел гына Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган медаль тапшырдылар.
Нурхия Айсаттин кызы Нәзир исемле егеткә кияүгә чыгып, 3 кызлары дөньяга килә. Иртән ирсез кала. Нурхия апа вакытсыз дөньядан киткән кызының 2 баласын үстерергә дә ярдәм итә.
Индрәйнең иң өлкән кешесе – тыл ветеранының 10 оныгы, 27 нәбәрәсе, оныкларының 2 оныгы бар. Бүген кызы Айсылу тәрбиясендә, кадердә яши.
Нурхия апа турында, «кечкенә дә – төш кенә», дип әйтерсең. Әле берничә еллар элек кенә шәһәргә йөрүче автобуста еш очрый торган иде. Әле кызыннан Асланадан кайтып килә, әле оныгына Югары Егәнлегә чыгып китә. Күпне белә, укымышлы булуы сизелеп тора. Тормыш тәҗрибәсе зур, тыңлыйсы рәхәт иде аны. Гомер арбасы алга чаба. Сәламәтлек тә бирешә инде. Тик хәтере яхшы әле Нурхия апаның.
Гөлнур ВӘЛИЕВА
Чыганак: yanarish72.ru