Тубыл шәһәрендә яшәүче күренекле шәхес, педагогика фәннәр кандидаты, доцент Клим Солтан улы Садыйков- 75 яшь туган көнен каршы алды. Юбилей чарасы себер татар мәдәният үзәгендә үтте. Клим Садыйковны шәһәр Дума рәисе Николай Зольников, өлкә Дума депутаты Татьяна Казанцева, мәдәният үзәге җитәкчесе Марат Шәрипов, өлкә, шәһәр иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, коллегалары, студентлары якын туганнары котладылар.
Клим Солтан улы Садыйков Сатылган мәктәбендә җиде классны тәмамлагач, Тубыл шәһәрендә 15 нче урта мәктәптә белем ала,10 классны бетереп Штамал, Хуҗайлан мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Алдынгы карашлы, абруйлы укытучылар гаиләсендә тәрбия алган Клим әти-бабай, әни сукмагыннан алга бара. Ул Тубыл дәүләт педагогика институтына укырга кереп, уңышлы тәмамлап Яркәү, Тубыл район мәктәпләрендә укытучылык эшен дәвам итә. 1964-65 нче елларда Владивостокта чик сагында хәрби хезмәтен үтә. “Чик сакчылары”, “Хәрби флот отличнигы” күкрәк билгеләре белән бүләкләнә. Армиядан кайтып белемен арттыру максаты белән шәһәр комитеты каршында “Марксизм-ленинизм” университетының пропаганда факультетында читтән торып укый.
Бу дөньяда һәркемнең үз юлы, үз сукмагы бар. К.С.Садыйков Тубыл районының Ермаково, Сатылган мәктәпләрендә, Тубыл шәһәренең 17нче мәктәпбендә директор булып эшли, район мәгариф бүлегенең инспекторы вазифасын үти. Аның хезмәт юлы дәрәҗәсе көннән-көн күтәрелә. Ул 1991нче елның сентябрь аеннан Тубыл пединститутының татар теле һәм әдәбият бүлегендә өлкән укытучы булып эшли.