Бүген, Якутиядәге XXV Федераль Сабантуй чаралары кысаларында, күренекле якут дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь һәм философ Алексей Елисеевич Кулаковский һәйкәленә тантаналы рәвештә чәчәкләр салынды.
Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев һәм Россиянең төрле төбәкләреннән татар иҗтимагый берләшмәләре делегацияләре вәкилләре катнашты.
Чәчәкләр салу якут милли әдәбиятына нигез салучыларның берсе истәлегенә тирән хөрмәт билгесе булды. Алексей Кулаковский (1877-1926) тарихка саха халкының мәдәни һәм рухи үзенчәлеген булдыруда төп роль уйнаган шагыйрь, фикер иясе һәм җәмәгать эшлеклесе буларак кереп калган. Аның әдәби мирасы якут поэзиясенең нигезе, ә фәлсәфи хезмәтләре — тулы бер буыннар өчен илһам чыганагы булып тора.