10 август көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының актлар залында Кыргызстан республикасыннан килгән татар балалары белән очрашу узды.

Кыргызстан республикасыннан килгән милләттәшләребез Актаныш районында балаларның һәм яшүсмерләрнең “Агыйдел” II төбакара интеллектуаль иҗат форумында катнашканнар иде. Алар барысы да фән олимпиадалары, конкурслар һәм фестивальләр җиңүчеләре, призерлары. “Агыйдел” форумы ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында оештырылып килә.
