tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кыргызстан татарлары: фәнни-белешмә басма”: эш йомгаклары һәм перспективалары” түгәрәк өстәле узды
“Кыргызстан татарлары: фәнни-белешмә басма”: эш йомгаклары һәм перспективалары” түгәрәк өстәле узды

“Кыргызстан татарлары: фәнни-белешмә басма”: эш йомгаклары һәм перспективалары” түгәрәк өстәле узды

Бүген, 5 декабрь, Казанда “Заманча инновацион сынаулар контекстында төбәк энциклопедистикасы” Халыкара фәнни форумы кысаларында “Кыргызстан татарлары: фәнни-белешмә басма”: эш йомгаклары һәм перспективалары” түгәрәк өстәле узды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров катнашты. Ул түгәрәк өстәл катнашучыларын сәламләде һәм Кыргызстанда яшәүче милләттәшләребез турында мәгълүмат бирде.

-Хәзерге вакытта республикада 55 меңгә якын, ә Бишкек шәһәрендә 16 мең милләттәшебез яши. “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге – Кыргызстандагы татарларны берләштереп торучы төп оешма. Оешма белән 1998 нче елдан бирле Гөлсинә Үлмәсколова җитәкчелек итә. “Туган тел” үзәгендә милли һәм дини бәйрәмнәр билгеләп үтелә, – дип сөйләде Данис Шакиров.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Кыргызстандагы татар диаспорасы белән тыгыз элемтәдә тора. Ел саен Татарстан Республикасының балалар лагерьларында милләттәшләребезнең балалары ялы оештырыла. Татар конгрессы Кыргызстан татар җәмгыятьләрен даими рәвештә методик материаллар, матур әдәбият басмалары, милли тематика буенча аудио һәм видеоматериаллар белән тәэмин итә.

Кыргызстан татар диаспорасы вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты үткәргән барлык чараларда (Бөтендөнья татар конгрессы съезды, Бөтендөнья татар яшьләре, татар хатын-кызлары форумнары, “Татарча диктант” Бөтендөнья акциясе һ.б.) актив катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*