Кыргызстанның Бишкек шəһəрендə “Асыл бала” исемле уку үзəгендə татарча диктант узды. Быел диктантта 20 кеше катнашкан. Күбесенчə бу яшьлəр. “Вирус аркасында күп кеше килə алмады, лəкин диктант бик матур үтте, күңелле. Диктантны котлап Валиев Талгат Масгутович зур торт алып килде”, – дип үз фикерләре белән бүлеште читтәге милләттәшләребез.