Гаилә һәрбер дәүләтнең нигез ташы, дәвамчысы, тәрбиячесе булып тора. Әлеге ячейка җәмгыятьнең бөтенлеген, иминлеген, тотрыклылыгын тәэмин итә.

“Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары, Әлмәт районының мәгариф идарәсе һәм “Ак калфак” татар хатын–кызлары оешмасы чараның оештыручылары булып тора.
Бәйгенећ йомгаклау туры 28 октябрь көнне “Иске Әлмәт” мәдәният йортында узды. Үрнәк гаилә титулы өчен Мусиннар, Галикиевлар, Галиевлар, Шәяхмәтовлар көч сынашты.
Бәйгедә катнашучыларны мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Сирина Җиһаншина сәламләде. Ул гаиләләрдә татар мохиты булдыру, әхлак тәрбиясе бирү юнәлешендә бик күп оешмаларның күмәк булып эшләвен ассызыклады, бәйгедә катнашучыларның иң лаеклылар булуын әйтеп, аларга уңышлар теләде. Республика турында катнашучыларны ачыклау өчен мөхтәрәм кунаклардан жюри билгеләнде. Әлеге җаваплы эш “Мәгариф” журналы директоры урынбасары Фәрит Нурмөхәммәтов, “Гаилә һәм мәктәп” журналы редакторы урынбасары Лилия Заһидуллина, “Альметьевский вестник” газетасы баш мөхәррире, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Ландыш Зарипова, Р.Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймрановага йөкләнде.

Чарада катнашкан дүрт гаиләнең һәрберсе мактауга лаек. Жюри карары буенча арадан иң уңган, иң сәләтле, иң музыкаль, иң сөйкемле гаиләләр билгеләнде.
Фәрит Нурмөхәммәтов бәйгедә катнашкан гаиләләрне тәбрикләп, тәрбияле балалар үстерүләре, милли гореф-гадәтләребезне саклаулары өчен рәхмәт әйтеп, Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Республика бәйгесендә Әлмәт данын яклау хокукы Мусиннар гаиләсенә бирелде. Алар 25 ноябрь көнне Казанда узачак бәйгедә чыгыш ясаячак.
Фәрдия Хәсәнова,
“Альметьевский вестник” газетасы



