Чистай шәhәренең Ислам үзәгендә” Камалия” ял итү hәм үсеш үзәге, мөхтәсибәт, Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы hәм “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе теләктәшлеге нигезендә, “Күрше” проекты кысаларында, “Коймак” фестивале уздырды.
Татар конгрессы йорты алдында бәйрәмчә көй яңгырый, балаларның шау-гөр килгән тавышы ишетелә. Ә борыннарны чын мичтә пешкән коймак исе кытыклый. 25-30 тирәсе суык та беркемгә дә комачауламый, чөнки hәр кешенең күңел җылысы бар суыкка да каршы торырлык. Саф hавада оештырылган төрле спорт ярышлары коймак белән кайнар чәй эчүгә килеп тоташа. Күңелдә әйтеп бетермәслек җылылык, аралашу шатлыгы хөкемсөрә.
Татар конгрессы бинасының эчендә, конферецзалда фестиваль кунакларын « Ак калфак» оешмасы хатын- кызлары милләтебезнең күркәм йолалары белән каршы алдылар. Игьтибарга “Килем төшерү йоласы”, “Елаган баланы елавыннан туктату” йоласы hәм “Кыз елату” йоласы күрсәтелде. Соңыннан бәйрәм кунаклары Ислам үзәгендә оештырылган “Манзара” картиналар галереясын да карадылар.
Шулай итеп, бүгенге ял көне, суык булуга карамастан, күңел җылылыгы белән аралашып, милли йолаларыбызны искә төшереп, гаилә белән саф hавада булып, мич коймаклары белән сыйланып узды. Болар барысы да халкыбызны бердәмләшергә, бергәләп ял итәргә, бер-беребезгә тагын да якынаерга ярдәм итә.
Бу күркәм бәйрәмне оештыруга күп көч куйган ” Камалия” ял итү hәм үсеш үзәге җитәкчесе Вафин Радик Газинур улына, оештырырга ярдәм иткән бар командасына да зур рәхмәт җиткереп калабыз.