tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырт кына борылган язмыш
Кырт кына борылган язмыш

Кырт кына борылган язмыш

Узган ел Ижау шәһәрендәге Милли китапханә Ленин урамындагы яңартылган бинасында янәдән үз эшен дәвам итте. Аның тантаналы ачылышы вакытында биредә эшләүче милләттәшебез Светлана Ислам кызы Наговицына (Гыйлаҗева) белән танышып, телефоннарны алышкан идек. Ул вакытта китапханәнең Светлана ханым җитәкләгән реставрация бүлеге күченеп өлгермәгән иде. Әлеге бүлек 10 ел вакытлыча башка урында булганнан соң, яңа ел алдыннан Милли китапханә бинасына тулысы белән күченде. Светлана ханым белән очрашып, әңгәмә кордык.

— Светлана ханым, үзегез белән танышыйк әле. Сез балачакта кем булырга теләгән идегез?
— Туган җирем Ерак Көн­чы­гыш­тагы Хрустальный шәһәре. Мин кечкенә чакта гаилә­без Яшел Үзән­гә күченеп кайта, шунда үстем. «Минем язмышымны әткәй язган», — дип әйтергә яратам. Чөнки ул: «Хатын-кызның урыны – мәктәптә яки китапханәдә», – ди иде. Без гаи­ләдә ике кыз, апам – укытучы, мин – китапханәче. Ә мин стюардесса булырга хыяллана идем. Мине очу отрядына да алганнар иде. Шулчак әткәй: «Нәрсә, син самолетта арба тартып йөрергә җыенасыңмы? Менә мәдәният институты. Шунда керәсең. Бетте китте» — дип, кырт кисте. Әтинең сүзен тыңламый булмый. Әти сүзе – закон, әнкәй дә бер сүз дә әйтмәде. Татар гаиләләрендә шундый тәрбия бит. Апамның укытучы булу теләге бар иде (ул әле хәзер дә тарих укыта). Мин әти сүзен тыңлап, Казан мәдәният институтының китапханәче бүлегенә кердем. Аны тәмамлагач, дус кызым белән мине юллама буенча Ижауга Некрасов исемендәге китапханәгә эшкә җибәрделәр. Безгә китапханә филиалы мөдире урыны тәкъдим иттеләр. Тик без: «Эш тәҗрибәбез юк, анда бит күптән эшләүче тәҗрибәле хезмәткәрләр бар», — дип каршы килдек. «Бездә башка эш урыны юк», — дип, кире бордылар. Министрлыкка мөһер суктырырга барышлый, Ленин исемендәге рес­публика китапханәсенә керергә булдык. Ничек инде китапханәче була торып, республиканың төп китапханәсенә керми китәсең?! Анда килеп керүгә, китапханәдә бездән алдагы курста укыган Фәридәне очраттык. Хәл-әхвәл белештек, сөйләшеп киттек. Ул китапханә буенча экскурсия ясап чыкты, тиз генә директор яны­­на кереп чыкты. Директор (ул ва­кытта Мария Трефилова иде) без­не чакырып алды да: «Безгә дә китапханәчеләр кирәк, каласы­гыз килмиме? – диде. «Ю-ю-ю-к, безнең әниләр янына кайтырга билетлар алынган. Без министрлыкка мөһер суктырырга барабыз һәм аннан кайтып китәбез», – дидек. Без барып җиткәнче, директор шалтыратып әйткән дә, министрлыкта минем юлламага мөһер сукмадылар. Дустым кайтып китте, ә мин таныш түгел шәһәрдә калдым. «Мин дә китәм!» – дип елыйм. Директор мине тынычландырып, китапханәдә бүлек мөдирләре белән җыелыш булганын тыныч кына карап утырырга кушты. Икенче көнне иртәнге 9.00 сәгатьтә эштә идем. Бу 1980 елның августы иде. Акрынлап ияләштем. Шуннан ошап китте. Бер елдан әнкәй вакытсыз якты дөньядан китеп барды. Әткәй 55 яшендә тол калды. Туган ягыма кире кайтырга уйлаган идем, әти Галимә апага өйләнеп яши башлады. Вакытлар узгач, директорыбыз Мария Дмитриевна: «Светлана, сине биредә калдыруыма үкенмисеңме? Мин бит синең язмышыңны кырт кына борып куйдым», — дип сорап куйды. Мин беркайчан да бернәрсәгә дә үкенмим. Үкенү җанны киптерә ул. Димәк, язмышка шулай язылган булган. Аллаһыга шөкер, хәзер дә эшемне бик яратып эшлим. Шулай булмаса, 40 елдан артык эшләр идеммени?! Китапханәнең төрле бүлекләрендә эшләргә туры килде. Мәскәүдә, Санкт-Петербург­та укып кайттым. Хәзер реставрация, консервация, документлар саклау бүлеге мөдире. Шулай акрынлап тәҗрибә тупладым. Китапны яратмасаң, эшләве авыр булыр иде. Сабырлык, түземлек бик кирәк безнең хезмәттә. Эшлисең дә, укып та аласың. Кызыклы һөнәр.

– Сезне биредә мәхәббәтегез алып калдымы?
– Хәзерге вакытта ирем лаек­лы ялда, 25 ел диңгезче булып хезмәт итте. Ул тумышы белән Пермь өлкәсеннән. Яшел Үзәндә таныштык. Танышуыбыз бик кызык булды. Мин ялымда авылга кайткан идем. Ул дусты белән безнең Яшел Үзәнгә кайткан. Клубта таныштык. Ул шул вакытта ук: «Бу минем хатыным булачак», – дип уйлаган булган. Өч көннән, өйләнешергә дип, паспорт тотып килгән. Шимбә көн булганга, ул көнне язылыша алмыйча калдык. Ул шуннан соң бер елга рейска китте. Безнең арада хатлар гына йөреп торды. Кайткач, өйләнештек. Хәзер дә туган нигезне ташламыйбыз, кайтып йөрибез. Лаеклы ялга чыккач, туган якка кайтыргамы әллә дигән уй кергән иде. «Ничек инде гомер иткән, балалар үстергән җирне ташлап китәсең?» — дип, Ижауда калдык. Кызларыбыз биредә төпләнде, ике оныгыбыз үсә,

– Үзегезнең эш белән таныштырып китегез әле.
– Хәзерге вакытта 1920 ел­гы «Правда» газеталарын төзек­ләндерәбез. Битләрен тузаннан чистартабыз, ертык җирләрен, битләрен ябыштырабыз. Кайбер урыннарын теләсә нәрсә белән ябыштырганнар, ул битләрен суга салып, җебетәбез. Әлегә менә шундый зур эш бара. Башта битләрен, газетаның саннарын туплыйбыз, аннан соң тышлыгын ясыйбыз. Туп­ланманы ныгытып тегәбез. Алай иткәндә чыдам була. Цифрлаштырабыз, китапларны торгызабыз. Күптән түгел 1882 елгы китапны яңарттык. Битләре дә, тышлыгы да бик начар иде, аны торгыздык. Борынгы китапларга яңа «киемнәр» кигертергә ярамый, аны киресенчә, ничек булган шулай итеп ясыйбыз. Шулай «тәмлерәк» була. Ертылган битләрне, өстенә реставрация кәгазе (аларның калынлыгы, төсе китап битенә карап сайлана) куеп торгызабыз. Юешләткәч, скальпель белән кисеп, битне урынына кайтарам.
Бүлектә 5 кеше эшлибез. Кайсы гына китапны кулга алсак та, башта аның тышлыгына, аннан беренче битенә, бизәлешенә игътибар итәбез. Яңа китапларны да бит хәзер чыдам, сыйфатлы итмиләр. Элек китап битләрен тегәләр иде, хәзерге китапларны җилем белән генә ябыштыралар. Ике ачсаң, битләре аерылып чыга. Элек кулдан- кулга йөртеп укыганнар. Без озаграк саклансын өчен китапларны марля җепләр белән җыеп ныгытабыз. Китапларын яңартырга теләүчеләргә түләүле хезмәтләр күрсәтәбез.

Шулай ук «1000 документны бушлай» дигән акция кысасында сугыш вакытындагы похоронка, хатлар, документларны бушлай торгызабыз. Кайберәүләрдә хатның бер өлеше генә калган. Шуларны да китерәләр. Истәлек итеп саклыйлар, сугышта һәлак булган туганнарын елый-елый искә алалар. Берәү вакланып беткән хат кисәкләре китерде. Аны укырлык дәрәҗәгә китердек. Завьяловода торучы берәү әтисенең соңгы хатын алып килгән. Ул аны 30 октябрьдә язган, 1 ноябрьдә һәлак булган. Берәүнең Германиядән 3 февральдә хаты килгән. Мартның 13ендә һәлак була. Аннан похоронкасы килә. Әлеге хатны ерак туганнары саклый. Әлегә 950 хат торгыздык. Теләге булганнар китерә ала, бушлай эшлибез. Төрле кеше бар, кемдер бөтен китапларын, документларын чыгарып ата, ә кайберәүләр ертылып беткән хатларын да саклыйлар. Хатларны торгызгач, аны саклау өчен махсус кәгазьдән контейнер ясыйбыз. Ул су үткәрми, кәгазе саргаймый, тузан кертми, кәгазь кибеп вакланмый. Битне торгызу кыйммәткәрәк төшә, ә тышлыкны торгызу алай ук кыйммәт түгел. Удмуртиядә хатларны, документларны яңарту белән без генә шөгыльләнәбез. Берәүләр XIX гасырдагы «Коръән» китабы алып килгәннәр иде. Аны ярты ел торгыздык. Аның яңасын арзан бәягә дә алырга булыр иде. «Тик моны бит әниебез бармаклары белән ачып, безгә укыган. Бу китап безгә бик кадерле. Әнием үлгәч, аның истәлеге итеп саклыйбыз», – диделәр хуҗалары. Шулай әниләренең җылысын саклап яшәүчеләргә сокланам. Китапханәгә китаплар күп китерәләр. Хәзер бит яшьләр китап укымыйлар, безнең вакыттагы кебек китап җыймыйлар.

– Китап укырга яратабыз дидегез. Электрон китапларга карашыгыз нинди?
–Мин үзем дә электрон китап­лар укыйм. Миңа уңайлы, ошый. Каядыр чиратта утырырга, оныкларны түгәрәккә алып барып, көтеп утырырга туры килдеме, буш вакытны әрәмгә уздырганчы, телефоны алам да, электрон китап укыйм. Өйдә, әлбәттә, китапны тотып, рәсемен карап, исен иснәп укуга ни җитә?! Сирәк булса да, әле дә китапханәгә китап уку өчен килүчеләр бар.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Китап укучыларыгыз кимемәсен!

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*