Бүген, 14 майда тел галиме, филология фәннәре докторы, Кырым университеты профессоры Бекир Чобан-заде тууына 130 ел тулды.
Татар халкының күренекле шәхесе 1893 елда көтүче гаиләсендә туа, хәйрия рдәмендә 1909-1914 елларда Истанбул каласында төрекчә белем ала, француз телен өйрәнә. Соңрак Одессада рус телен үзләштерә. Язмышы Будапешт каласына илткәч, маҗар университетында укый. Төрки филология, гарәп әдәбияты тарихы, маҗар әдәбияты тарихы буенча диссертация яклап, фәннәр докторы профессор дәрәҗәсенә ирешә.
Чобан-заде – псевдоним, ул көтүче баласы дигәнне аңлата. Белеме буенча югары күтәрелсә дә, галим тамырларын онытмый. Иҗатын әдәбият тарихын өйрәнүгә багышлый, үзе дә шигырьләр яза. Алар күп телләргә тәрҗемә ителгән. Маҗар халкы Бекир Чобан-задене әле дә онытмый. Тәрҗемәче Ари Маҗар 2010 елны шагыйрьнең «Будапешт дәфтәре» исемле шигырь җыентыгын бастырып чыгарды. Бүген Ари ханым Будапешт каласыннан редакциягә шигырьле видеоязма җибәрде. Ул анда шагырьнең танылган «Туган тел» шигырен укый.
Чордашы Габдулла Тукайның шәхесе һәм иҗатына Бекир Чобан-заде битараф булмый. 1922 елда хәтта «Тукайга» исемле шигырь дә иҗат итә. Чобан-заде бу әсәрендә татар шагыйрен үзе исән вакытта кадере булмаган, ә вафатыннан соң халкы яратып, сагынып, каберендә күз яше түккән пәйгамбәр белән чагыштыра. Бекир Чобан-заде: «Тукайның теле – мәхәббәт булып балкучы алмаз йөрәк, күктән иңгән өмет һәм иман теле», – ди. Ул шагыйрь каберенә зиннәтле төрбә куярга кирәклеген һәм барлык төрки мәмләкәтләрдә дә алтыннан һәйкәл коелырга тиешлеген искәртә.