Кырым Республикасы территориясендә “Кырым якташлыгы” төбәк иҗтимагый оешмасы үз эшен башлап җибәрде. Оешма Кырым ярымутравына килгәннәргә җайлашырга ярдәм итәчәк.
Оешма эшчәнлегенең төп максатлары:
- Кырым Республикасында партнерлар белән эшлекле элемтәләрне гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү;
- бизнесны оештыруда ярдәм (Кырым территориясендә төрле программаларны үстерүдә ярдәм итү;
- закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары белән элемтәләрне җайларга булышу;
- юридик ярдәм һәм консалтинг ;
- мәгълүмати, консультатив һәм инвестицион ярдәм;
- Кырым Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында фәнни, мәдәни, икътисади һәм башкаларны ныгытуда ярдәм итү