Кырымтатар һәм татар халыкларының мәдәният өлкәсендәге тарихи бәйләнешләренә, бер-берсенә булган хөрмәт һәм тигезлек принципларына, гуманитар һәм икътисади хезмәттәшлекне ныгыту ике халыкның да омтылышларына туры килүен истә тотып, түбәндәгеләр турында килешенде:
- Кырымтатар, татар халыклары арасындагы тугандашлыкны һәм бер-берсенә ярдәмләшү мөнәсәбәтләрен үстерергә һәм ныгытырга;
- Ике халыкның тарихи бәйләнешләре турында документларга һәм чыганакларга нигезләнгән фәнни тикшерүләрне һәм өйрәнүләрне киңәйтергә;
- Кырымтатар һәм татар халыкларының тарихына, теленә, мәгарифенә, мәдәниятенә багышланган уртак фәнни-гамәли конференцияләрне уздырырга;
- Уртак проектларны координацияләү өчен ике якның да вәкилләреннән торган Җәмәгать Шурасы төзергә;
- Кырымда, Татарстанда ике халыкның да милли бәйрәмнәрен бергәләп оештырырга һәм уздырырга;
- Кырымтатар язучыларының китапларын Татарстанда, ә татар авторларының әсәрләрен Кырымда пропагандаларга;
- Кырымтатар Мәҗлесе һәм Бөтендөнья татар конгрессы уздырган зур чараларга ике якның да вәкилләрен чакырырга;
- Кырымдагы һәм Татарстандагы татар авылларын саклау һәм үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашырга;
- Кырымдагы һәм Татарстандагы җирле муниципаль идарәләр арасында тугандаш элемтәләр коруга ярдәм итәргә;
- Кырым һәм Татарстан эшмәкәрләренә хезмәттәшлек итүдә булышырга;
- Яшьләрне үстерүгә юнәлтелгән уртак проектларны булдырырга;
- Кырымда һәм Татарстанда археологик тикшеренүләр уздыруга ярдәм итәргә;
- Кырымтатар Мәҗлесе һәм Бөтендөнья татар конгрессының җитәкче органнарының уртак утырышларын уздырырга;
- Халык дипломатиясе кысаларында, кырымтатар һәм татар җәмәгатьчелегенең элемтәләрен үстерүгә даими игътибар итеп торырга;
- Кырымда һәм Татарстанда этнотуризмны үстерү буенча уртак проектларны гамәлгә куярга;
- Татарстан югары уку йортларына кырымтатар яшьләрен кабул итүдә ярдәм күрсәтергә;
- Ике халыкның милли спорт төрләре буенча уртак ярышлар уздырырга;
- Кырымда һәм Татарстанда җәйге лагерьларда балаларның ялларын оештырырга;
- Кырым һәм Татарстандагы ислам дин әһелләренең хезмәттәшлегенә ярдәм итәргә;
- Кырымтатар Мәҗлесе һәм Бөтендөнья татар конгрессы арасында мәгълүмат алмашуны (интернет, телевидение, радио һәм башка ММЧ) киң җәелдерергә;
- Кырымтатар Мәҗлесе һәм Бөтендөнья татар конгрессы арасында тәҗрибә уртаклашуны даими нигезгә куярга;
- Казанда һәм Симферопольдә кырымтатар халкының һәм татар ашлары бәйрәмнәрен оештырырга.