tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырынды авылында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре белән очрашу узды
Кырынды авылында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре белән очрашу узды

Кырынды авылында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре белән очрашу узды

15 майда, Халыкара гаилә көне уңаеннан, Кырынды авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре белән җылы очрашу узды.
Очрашу бик тә эчтәлекле, җанга үтеп керерлек рухта үтте. Залда йөрәкләрне тетрәндергән шигырьләр яңгырады, җырлар башкарылды, сәхнәләштерелгән күренешләр аша аналарның түземлеген, йөрәк сагышын чагылдырган мизгелләр тәкъдим ителде.

Кичә барышында гаилә кыйммәтләре, әниләрнең тормыштагы урыны, аларның балаларына булган чиксез мәхәббәте турында сөйләшүләр алып барылды. Балаларын сагынып, алар өчен догада яшәүче әниләрнең күзләрендәге яшь — горурлык һәм өмет күз яше иде.

Очрашу изгелек, рәхмәт, ана йөрәгенең көченә соклану белән сугарылган кичә булып истә калды.

Чыганак: Кырынды авылы мәдәният йорты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*