17 нче май көнне Кырынды авылы мәдәният йортында рухи тәрбиягә багышланган кичә — вәгазь кичәсе узды. Бу кичә Кырынды мәчете имамы Рафис хәзрәт Сибгатуллин тарафыннан оештырылды.
Кичәдә Яр Чаллы шәһәренең “Җәмигъ” мәчете имамы, мөхтәрәм Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов катнашты. Авыл халкы белән очрашу вакытында хәзрәт күңелләргә үтеп керерлек вәгазь сөйләде, ислам дине нигезләренә таянып, рухи тормыш, гаилә кыйммәтләре, яшьләрне тәрбияләү, намаз уку, ураза тоту һәм гөнаһлардан ерак тору кебек әһәмиятле темаларга тукталды.
Очрашу җылы, ихлас рухта узды. Кичәдә катнашучылар хәзрәткә сорауларын бирде, киңәшләр алды. Вәгазьләрдән соң дин кардәшләр арасында фикер алышу, аралашу мөмкинлеге дә булды.
Әлеге кичә авыл халкы өчен зур рухи азык, күңел тынычлыгы бирүче очрашу булды. Катнашучылар мондый чараларның даими үткәрелүен теләп таралыштылар.
Чыганак: agryz-rt.ru