tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кышкы каникулларны ничек файдалы уздырырга? Мәчетләр балалар ялын оештыра
Кышкы каникулларны ничек файдалы уздырырга? Мәчетләр балалар ялын оештыра

Кышкы каникулларны ничек файдалы уздырырга? Мәчетләр балалар ялын оештыра

Кышкы каникул көннәрендә Татарстан мәчетләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак. Оештыручылар малайлар һәм кызлар өчен белем алу, күңел ачу программасы әзерләде. Укучылар ислам дине фәннәре (гакыйдә, фикъһе, пәйгамбәрләр тарихы, гарәп теле, Коръән һ.б.) белән танышып кына калмыйча, әдәп-әхлак тәрбиясе алачак, моңа кадәр үзләштергән белемнәрен тирәнәйтәчәк.

Дәресләр балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, күп очракта малайлар һәм кызлар өчен аерым үткәрелә.

Түбәндәге таблицада Татарстан Республикасы мәчетләрендә рухи-сәламәтләндерү курслары, аларның үтү урыны, вакыты, үткәреләчәк чаралары турында тулы мәгълүмат бирелә. Биредә күрсәтелгән телефоннарга шалтыратып, әти-әниләр балаларның ялын файдалы үткәрү буенча белешә ала.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*