17 апрель көнне Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе һәм җирле “Яңарыш” гәҗите бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 139 ел тулуны каршылап үзенчәлекле милли чара оештырдылар. “Кыстыбый һәм шигърият” дип аталган аулак өй рухындагы бәйрәм кичәсенә төрле яшьтәге өч дистәгә якын әдәбият һәм халык ашларын сөюче кешеләр җыелган иде.
Чараның беренче өлешендә кунаклар Ижау шәһәренең “Сабантуй” кафесы аш-су осталары ярдәме белән татар халкының милли ризыгы кыстыбый пешерделәр, соңыннан чәй табыны янында шушы милли аш белән сыйланып әдәби-музыкаль кичә дәвам итте.
Җыелган халыкны Казаннан килгән кунаклар да сәламләделәр, алар арасында Бөтендөнья татар конгрессының Россия регионнарындагы татар массакүләм чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Булат Ибраһимов, танылган журналист, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Рәмис Латыйпов һәм «Акчарлак» газетасы журналисты Альбина Гайнуллина.
Бәйрәм кичәсе “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Илдус кызы Габбасова чыгышы белән тәмамланды. Үз чыгышында ул әлеге чараның татар әдәбиятын танытуда яңача формат булуын сөйләде. Шулай ук автономия рәисе Бөтендөнья татар конгрессына әлеге бәйрәмне оештыруда теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтүе өчен зур рәхмәтләр җиткерде.
Чараның сценарий авторы “Яңарыш” гәҗите мөхәррире, шагыйрә Эльмира Нигъмәтҗанова. Бәйрәм кичен “Яңарыш” гәҗите мөхәррире Гүзәл Шакирова алып барды.