3–14 июнь көннәрендә Кытай Республикасының Өремче, Колҗа, Алтай, Чәүшәк шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребез башкалабызда кунак булды.

Казанның горурлыгы, милләтебезнең иң тарихи урыннарының берсе булган Иске татар бистәсе белән тирәнтен таныштылар, чөнки бистәдә урнашкан Мәрҗәни мәчете алар өчен бик таныш, кадерле һәм истәлекле икән. Кунакларның ата–аналары кайчандыр Казанда яшәп Байлар мәчете исемен йөрткән әлеге мәчеткә җомга намазларына йөргәннәре, балаларына да сөйләгәннәре ачыкланды. Делегация составында ике апасы белән бергә Казанга килгән Фатих абый бабасы әлеге мәчеттә заманында имам булып торганлыгы, аннан Кытайга киткәч тә анда да мәчет төзеттереп күп еллар имам вазыйфасын башкарганы турында горурланып сөйләде.

Казанның Мәскәү районында урнашкан “Ярдәм” мәчете белән танышу кунакларны тан калдырды. Колаклары ишетмәгән, күзләре күрмәгән, сөйләшә белмәгән инсаннарга яңа тормыш, яшәргә өмет бүләк итүче “Ярдәм” фонды бүгенге көндә Русиядә бердәнбер һәм монда чит илләрдән дә, хәттә башка милләт вәкилләренә дә ярдәм күрсәтелә.
10 июнь көнне милләттәшләребезне һәм Кытайдан килеп Казанда белем алучы студентларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров кабул итте. Очрашу җылы мөгалләмәдә барды, кунаклар алдында “Казан” филармониясе артистлары чыгыш ясады.











