tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кытайда Хайнань утравы Санья шәһәрендә “Татарча диктант” акциясенә кушылдылар
Кытайда Хайнань утравы Санья шәһәрендә “Татарча диктант” акциясенә кушылдылар

Кытайда Хайнань утравы Санья шәһәрендә “Татарча диктант” акциясенә кушылдылар

Бүген, 16 ноябрь көнне, Кытайда Хайнань утравы Санья шәһәрендә “Татарча диктант” акциясенә кушылдылар. Акциядә катнашучылар өчен Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» әсәреннән өзек тәкъдим ителде.

Текстны Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Шәйхиева Гөлназ Фирдинант кызы укыды

Биредә әлеге акциянең оештыручысы Иржан Бикчәнтәев иде. Диктант язганнан соң татарлар аралашуны чәй табыны артында дәвам иттеләр. Очрашу җылы рухта узды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*